Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җаваплы чор җитә

2017-2018нче уку елында 11 сыйныфны 190 укучы тәмамлый. Шуларның 188е бердәм дәүләт имтиханы, ә 2се дәүләт чыгарылыш имтиханы тапшырачак. Имтиханнар май, июнь айларында үткәреләчәк.

Фәннәрне сайлауга килгәндә: рус телен, база дәрәҗәсендәге математиканы–188, профиль дәрәҗәсендәге математиканы – 113, физиканы – 47, химияне – 41, информатиканы – 8, биологияне – 59, тарихны –17, географияне – 6, җәмгыять белемен – 66, инглиз телен –13, рус әдәбиятен 3 укучы тапшырачак.

Чыгарылыш сыйныф укучылары елдагыча математикадан база һәм профиль дәрәҗәсендәге имтиханнарның икесен дә яисә икесенең берсен сайлап тапшыра ала. Математикадан профиль дәрәҗәсе имтиханы югары уку йортына керү өчен бирелә. Ул 100 балл белән бәяләнә. Минималь балл булып 27 балл тора. База дәрәҗәсеннән имтихан биш балл белән бәяләнә. Бу имтиханны укучы аттестат алу өчен һәм югары уку йортында ала торган белгечлеге математик хәзерлек таләп итми торган бүлекләргә укырга керү өчен сайлый. Әгәр дә укучы профиль яисә база дәрәҗәсендәге генә имтиханны тапшырып, минималь баллны җыя алмаса, укучыга тагын бер тапкыр база яисә профиль дәрәҗәсендәге имтихан тапшыру мөмкинлеге бирелә. Әгәр дә укучы ике дәрәҗәдәге имтиханны да тапшырып профиль дәрәҗәсендәге имтиханнан минималь баллны җыя алмаса, бу очракта укучының база дәрәҗәсендәге имтихан нәтиҗәсе санала. Аңа математикадан кабат имтихан тапшырырга кирәк булмаячак.

Чит телдән бердәм дәүләт имтиханы, елдагыча, үз эченә язма һәм телдән өлешләрне ала. Имтиханның телдән өлеше чыгарылыш сыйныф укучысының гаризасы нигезендә үз теләге буенча уздырыла. Моның өстенлеге шунда, имтихан бирүче телдән өлешкә катнашып уңышлы чыгыш ясаса, аңа өстәмә 20 балл бирелә. Димәк, язу өлешендә – максималь балл – 80 балл, телдән өлешкә – 20 балл. Чит телдән имтиханның минималь баллы – 22.

Быел бердәм дәүләт имтиханнарын оештыруда зур үзгәреш көтелә. КИМнар аудиторияләрдә укучыларның каршында печатьләнәчәк. Шуңа өйрәнү максатыннан 14 март көнне профиль дәрәҗәдәге математикадан федераль югарылыкта апробация уздырылды. Апробациягә кадәр бердәм дәүләт имтиханнарына катнаша торган организаторлар, техник белгечләр, ягъни укытучылар өчен укулар оештырылды. Апробация вакытында һәр организатор, техник белгеч шушы технологияне имтиханда шикелле эшләп карадылар. Шушындый апробация 24 апрель көнне география фәненнән укучылардан башка, 17 май җәмгыять белеменнән укучылар белән бергә оештырылачак.

Хөрмәтле әти-әниләр, чыгарылыш сыйныф укучылары, үзегез сайлаган имтиханнарга әзерләнүдә, аларны тапшыруда Сезгә уңышлар телибез.

Эльмира ГАРИПОВА,
мәгариф идарәсе методисты.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: имтиханнар