Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Җаваплылыкны онытмыйк!", ди Гөлназ

Күп кенә әти-әниләр баланы дөньяга тудырганнан соң аның сәламәтлеген генә түгел, ә тормышын да сакларга кирәклеге турында уйлап бетермиләр. Әти-әниләрнең ашыгулары, яктылык кайтаргыч элементларны такмаулары, балаларны махсус балаларны тотып калу җайланмасына утыртып йөрмәү аркасында йөрәк түрләреннән өзелеп төшкән газиз балаларын югалткан гаиләләр азмы?!

Кызганыч, ил күләмендә статистика мәгълүматларына караганда, автокресло кулланмыйча һәлакәткә очраган гаиләләрнең шактый булуы күзәтелә.

Без үзебезнең балалар бакчасында һәрдаим юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүне даими искәртеп торабыз. Әле күптән түгел генә дә бакчабыз кысаларында “Автокресло – балаларга” дигән акция уздырдык. Акция барышында әти-әниләргә балаларга ни өчен иминлек каешын эләктереп йөрергә кирәклеген беләсезме дигән сораулар бирелде. Әйтелгән җаваплардан әти-әниләрнең автокреслоның әһәмияте турында белүләре ачыкланды. Беркемгә дә балалар хәсрәте күрергә язмасын иде.

Автокресло булу мөһим -

Ишетсен бөтен галәм.

Балалар имин булсыннар

Шундый теләктә калам.

Гөлназ Закирова

бистәнең 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев