Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Авыл мәктәбендә 5 ел эшләргә тиешләр

«Авыл укытучысы» федераль проекты 2020 елның 1 нче гыйнварыннан эшли башлаячак. Биш елга авыл җирлегенә күчеп китәргә риза булган укытучылар акчалата гранттан ничек куллана алачак? Программада кемнәр катнашачак? Бу сарауларга җавап бирелде.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә куелачак программаның максаты кече шәһәр һәм авылларга укытучыларны җәлеп итү.  2020 елдан авылга күчеп китеп, мәктәптә эшләргә риза булган укытучыларга 1 миллион сум күләмендә акча биреләчәк. Кайбыр регионнарда грант күләме күбрәк булырга мөмкин. Мәсәлән, Ерак Көнчыгышта түләүләр 2 млн сумны тәшкил итәчәк.

Бу көннәрдә гранттан салым алынмаячагы билгеле булды. Салым кодексына тиешле үзгәрешләр кертелгән инде. Гомумән алганда, алдагы өч елга программага 4 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән. Грант акчасын авыл жирлегендә йорт төзү өчен, я башка максатларга тотып булачак.

Федераль программада 55 яше тулмаган укытучылар катнаша алачак. Алар авыл мәктәбендә 5 ел эшләргә тиеш булачак.

«Мәгариф» мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә Татарстан Республикасының 40тан артык авыл җирлекләрендә укытучыларга кытлык кичерелә. Мәктәпләрдә 500гә якын ачык вакансия бар. Аеруча математика, чит телләр, рус теле һәм әдәбияты, физика һәм башлангыч сыйныфлар укытучылары җитми, дип яза Мәгариф.

Фото: Наталья Жукова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грант