Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Авыл укытучыларына ташламаларны арттырмакчылар

Тиешле положениеләр федераль закон проектына кертелгән дә инде.

Авылда, эшчеләр бистәләрендә һәм халкы 50 меңнән дә ким булган кечкенә шәһәрләрдә эшләүче укытучыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләү, шул исәптән электр энергиясе һәм җылылык өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү планлаштырыла. Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство педагогик хезмәткәрләргә социаль ярдәм күрсәтүнең мөһим чаралары турында тиешле төзәтмәләр әзерләгән һәм аларны “Мәгариф турында”гы Федераль закон проектына керткән.

Чыгымнарны каплату күләме, шартлары һәм тәртибе Русия Хөкүмәте һәм төбәкләр тарафыннан расланачак. Компенсацияләр өчен акча федераль һәм төбәк бюджетларыннан бүленергә тиеш.

Күрсәтелгән чаралар авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче педагогларга гына түгел, ә анда яшәмичә генә эшләүчеләргә дә кагылачак, дип яза Кызыл таң.

 

 

Фото: баш мөхәррир

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы ташлама