Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Авыл укытучысы — 2018» конкурсы тәмам: абсолют җиңүче билгеле

26 сентябрьдә Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә узган «Авыл укытучысы — 2018» конкурсының йомгаклау этабы яртыеллык катлаулы, кызык һәм мавыктыргыч эшкә нокта куйды.

100 гә якын конкурсант арасыннан “Иң яхшы авыл укытучысы” билгеле булды. Алдан хәбәр иткәнебезчә финалга чыккан ун укытучы гимназия укучылары белән ачык дәресләр күрсәтте. Дәресләрне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, Казанның 2 нче татар гимназиясе һәм «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре составындагы мәртәбәле жюри карап, бәяләде.

Бәйгенең абсолют җиңүчесе Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу ХӘМИДУЛЛИНА булды. Ул конкурсантлар арасында иң күп балл җыйды.

II урында – Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең математика укытучысы Вафия КӘРИМУЛЛИНА. III урында – Тукай районы Новотроицк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия ЮНЫСОВА.WhatsApp Image 2018-09-26 at 17.26.32DSC01323

Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр:

“Балаларга мәхәббәт” номинациясендә – Алсу НУРЕТДИНОВА, Әгерҗе районы Кичкетаң урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

“Тема тирәнлеге өчен” номинациясендә – Мөнирә ХАҖИПОВА, Лениногорск районы Иске Иштерәк төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

“Белемнең көнкүрештә чагылышы” номинациясендә – Гөлчәчәк ӘГЪЗАМОВА, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы.

“Активлык тарафдары” номинациясендә – Гүзәл ХӘМИДУЛЛИНА, Кукмара районы Н.Сәмигуллин исемендәге Мәчкәрә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.

“Предметка мәхәббәт” номинациясендә – Наилә САДРИЕВА, Мамадыш районы Түбән Ушмы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

“Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен” номинациясендә – Светлана ФАЗЫЛОВА, Мөслим районы Мөслим лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

“Җиңүгә омтылыш” номинациясендә – Иркә ХӘБИБУЛХАКОВА, Сарман районы Петровка заводы урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.

Җиңүчеләргә бүләкләр Укытучылар бәйрәменә багышланган тантанада тапшырылачак.

 

Автор: Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

magarif-uku.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Ел укытучысы – 2018»