Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Аяз: “Миңа бер тылсым кирәк”

"Исәнмесез. Миңа бер тылсым әйтегез әле. Сыйныфтагы укучылар мине хөрмәт итсеннәр өчен, миңа нәрсә эшләргә кирәк? Мин ялгыз. Үзалдыма карап яшим. Артык якын килә һәм артык тыгыз итеп аралаша алмыйм. Ләкин аралашасым килә". Аяз,14 яшь.

Сорауга Балтач мәгариф идарәсе психологы Алсу Идрисова җавап бирә:

- Исәнме, Аяз. Хатның язылу тоныннан аңлашылганча, үзеңнең шушы торышың аша ("үз алдыма карап яшим") син башкалардан хисләреңне яшерәсең. Кайчандыр башкалар тарафыннан мыскыл ителүгә һәм көлүгә дучар ителгән кешеләргә хас алым бу. Ягъни үз-үзеңне яклауның бер юлы. Сиңа бу масканы салып атарга кирәк. Бер кеше белән генә булса да эчкерсез аралашып кара: бернинди алдаусыз һәм арттыруларсыз. Мондый юл син көткән начарлыкны түгел, ә чын дуслык һәм хөрмәт алып килергә мөмкин. Әйе, бу күпмедер дәрәҗәдә риск. Әмма кешене хөрмәт итәр өчен, башта аны белергә кирәк. Мин сиңа рискка барудан курыкмаска һәм сыйныфташларың каршында ачылырга киңәш итәм.

Фото:www.google

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250