Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бабаларыбыз даны күңелләрдә саклана

Мәктәпләрдә хәрби-париотик айлык бара. Шул уңайдан язылган иҗат җимешләрен укучылар безгә дә җибәрә. Ә без үз чиратыбызда алар белән сезне дә таныштырабыз. Бүгенгеләре Түнтәр урта мәктәбе укучыларыныкы.

Язмам дога булсын
Минем әбиемнең әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан. Миңа бабай була инде ул. Аның исеме Нәби, фамилиясе - Вәлиев. Ул 1918 елда Комзавод авылында туган. Бабам Армия сафларында хезмәт иткән вакытта сугыш башлана. Аларны сугышка кертәләр. Бабай немецларга әсирлеккә төшә. Әсирлектән берничә иптәше белән кача. Аннары бабам Франциянең партизан отрядына кушылып, немецларга каршы партизаннар белән бергә сугыша. 1945 елда сугыш бетә. Бабай Мәскәүгә кайта, туган якларына кайта алмый - ике ел Мәскәүне төзекләндерүдә эшли.1947 елда туган авылы Комзаводка кайта һәм гаилә корып, балалар үстерә. Колхозда төрле эштә эшләп, пенсияга чыга. 1982 елда 64 яшендә вафат була. Минем бу язмам бабай рухына балаларыннан дога булып барып ирешсен иде.
Азалия Шакирова.
Төхфәт чишмәсе
Сугыш... Нинди авыр сүз бу. Бу сүздә күпме түгелгән күз яше, кан, вакытсыз өзелгән гомерләр.... Бу сүз күпме кешенең йөрәгендә авыр яра калдырган. Күпме кешеләр якты киләчәк өчен җаннарын да кызганмаган. Хакыбыз Бөек жиңүне күп югалтулар бәрабәренә яулап алган.

Шундыйларның берсе минем бабам. Карт бабам Хәмидуллин Төхфәт 1920 елның 15 мартында Көшкәтбаш авылында туган. Туган авылы мәктәбендә дүрт сыйныф белем алган. Яшүсмер чорыннан ук колхозда эшли башлаган. 1940 елда армия сафларына алынган. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, сугышка кергән. Сержант булып хезмәт иткән. Дүрт ел сугышта булып, үлем белән янәшә йөргән. Туган авылына уң кулы яраланып кайткан. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Әбием аны хөрмәт белән сагынып искә ала.

Авылыбыз янында Төхфәт чишмәсе бар. Ул минем карт бабам хөрмәтенә шулай аталган. Ул чишмәне бабам карап, тәрбияләп торган. Аның исеме бүген авылдашлар телендә шулай яши.

Рәнифә Рәхимҗанова.
Фото: rating-news.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250