Бакча сабыйларына тәрбияви дәрес үткәрелде
Бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасына кунакка Кадрия Шәмсетдинова килде.
Ул уртанчылар һәм зурлар төркеме балаларына тәрбияви әкият сөйләп, уеннар уйнатты, матур, әдәпле сүзләр дә өйрәтте. Балаларда әниләргә карата хөрмәт, ярату, кайгыртучанлык хисләре уятты. Кадерле кешеләребез – әниләребезне тыңларга, аларны шатландырып торырга кирәклеген аңлатты. Шулай ук ул балаларга әниләренә бүләк ясарга да өйрәтте. Хөрмәтле әниебезгә бүгенге көнебезне файдалы, тәрбияле итеп уздырганы өчен зур рәхмәт. Балаларны сөендергән өчен Аллаһның рәхмәте булсын.
Эльвира Абдуллина,
Балтачның 4нче номерлы
балалар бакчасы тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев