Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бакчабыз көне буе бәйрәм итте

Өлкәннәр көне уңаеннан матур очрашулар бистәдәге 2нче номерлы бакчабызда һәр елны үткәрелә.

Быел да беренче зурлар төркеме балалары бәйрәмгә килгән әби-бабаларга шигырьләр, матур-матур җырлар, күңелле биюләр күрсәттеләр, видеоэкраннан бәйрәм белән котладылар, үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Берсеннән-берсе матур итеп киенгән балаларның һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршы алдылар, яратып һәм сокланып кабул иттеләр өлкәннәр. Өлкәннәребез балалардан үзләре дә калышмадылар, матур җырлар башкардылар, уеннарда зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр.

Кадерле кешеләребез - әби,бабай, дәү әни, дәү әтиләребез яшь буынга үзләренең зирәк киңәшләрен биреп, балалары, оныклары янәшәсендә озак гомер кичерсеннәр. Өлкәннәргә бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәрвакытта да якыннары тарафыннан игътибар һәм хөрмәт күрсәтелсен иде, дигән теләктә калабыз.

Киң күңелегез, юмартлыгыгыз өчен,
Кояш белән сезне тиңлибез.
Шатлык тулы, куанычлы,
Озын гомер сезгә телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250