Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бакчабызга 5 ел! (+бик күп фото)

Әле 2014 елда гына тәүге тапкыр балалар кабул иткән “Сөенеч” балалар бакчасының да ачылуына 5 ел тулды. Шушы уңайдан бишенче балалар бакчасы коллективы 10 ноябрь көнне район мәдәният үзәгендә концерт оештырды.

Кеше тормышының, гомеренең иң истә кала торган, иң сагындыра торган вакытлары, хатирәләргә бай чаклары була. Әйтеп бетергесез күңелле истәлекләр бигрәк тә балачак белән бәйле, ә шул балачакның нәкъ менә балалар бакчасы чоры – һәр кеше гомерендә аерым урын алып тора. Һәр бала өчен балалар бакчасы икенче гаилә, олы тормыш юлына беренче адым.

Керсез күңел, мөлаем елмаю, гөнаһсыз күзләр кайда дисезме? Әлбәттә, балалар бакчасында.

Әле 2014 елда гына тәүге тапкыр балалар кабул иткән “Сөенеч” балалар бакчасының да ачылуына 5 ел тулды. Шушы уңайдан бишенче балалар бакчасы коллективы 10 ноябрь көнне район мәдәният үзәгендә концерт оештырды. Әлеге бәйрәм чарасында бакча тормышында әле беренче адымнарын гына ясаучы нәниләребез дә үз һөнәрләрен күрсәтергә тырышты. Башка төркемдәге балалар да ул көнне үзләрен чын сәхнә йолдызы итеп хис итте.

Әти – әниләр дә читтә калмады. Тамашачыларны парлы бию белән сокландырдылар. Өлкән буын вәкилләре үзләренең изге теләкләре белән чыгыш ясап, ямь өстенә ямь өстәде. Шушы бакчада тәрбия алган, бүгенге көндә инде мәктәп укучылары булган балалар да әлеге концертта теләп катнашты. Бакча коллективы хезмәткәрләренең чыгышлары, ирешкән уңышлары тамашачылар тарафыннан югары бәяләнде. Кунак булып килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улының һәм мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә яшьтәге бүлеге методисты Нотфуллина Гөлнара Фирдәвис кызының изге теләкләре коллективка киләчәктә дә илһамланып эшләргә омтылыш бирде.

Тамашачыларның көчле алкышларыннан илһамланып, алга таба да эшләре уң булсын, бакчабыз һәрвакыт сабыйларның шат авазына күмелеп яшәсен дигән теләктә мәктәпкә әзерлек төркеме әти-әниләре исеменнән Аглиуллина Гөлнара.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы