Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе укучылары республикакүләм чарада катнашты (фото)

Чарада районыбыздан «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе» укучылары да катнашты.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренеӊ туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Бөтендөнья татар конгрессы «Казан Квест» республикакүләм интеллектуаль уены һәм «Акыл фабрикасы» лекторие үткәрде.

Республикабызның төрле районнарыннан килгән 7-11 сыйныф укучыларына экскурсияләр оештырылды, туган телебездә эшләүче Интернет кушымталар ярдәмендә квест биремнәре тәкъдим ителде.

Чарада районыбыздан «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе» укучылары да катнашты. Уен барышында алар үзләренең өлгерлеген, зирәклеген, туган тел, тарих буенча булган белемнәрен күрсәттеләр.

Фидания Сабирова,

район мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев