Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 2 нче сыйныф укучылары яза...

Февральдә, февральдә Җилләр уйный кырларда, Көртләр өелә юлларда... Әтиләрнең, абыйларның, Солдатта булган һәркемнең Ватанны саклаучылар көне дә Нәкъ менә шушы айда!

***


Минем абыемның исеме Алмаз. Ул 2011 елның декабрь аенда армия сафларына китә. Абыем Украинаның Севастополь шәһәрендә хәрби диңгезче – десантник булып хезмәт итә. Хезмәт иткән чорда ул хәрби өйрәнүләрдә, походларда катнаша. Шул вакытларда абыем Грузиягә, Төркия аша Сирия Республикасына ясалган хәрби походларда була. Күп кенә мактау хатлары белән бүләкләнә. 2012 елның декабрь аенда исән-имин туган ягыбызга әйләнеп кайта. Хәрби хезмәттә булган егетләр чыныгып, чын егет булып кайталар. Минем абыем Алмаз да нәкъ шундый!

Зилә Корбанова


***


Минем абыем Гадел бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итә. Ул Казан техник университетын тәмамлагач, илебез алдында булган бурычын үтәргә алынды. Башта Тольяти шәһәрендә бер айлык курсларда укый, аннан соң Казан шәһәрендә бер хәрби частька хезмәт итәргә билгеләнә. Абыем Росгвардиядә полковникның шәхси шоферы булып, солдат хезмәтен дәвам итә. Тиздән Гадел абыем кайтачак. Мин аны бик сагындым инде. Исән-сау кайт абыем!

Инзилә Хәлиуллина


***


Минем әтием Илфат армия сафларына 1988 елда алына. Ул Әзербайҗан башкаласы Баку шәһәре янына хезмәт итәргә җибәрелә. Әтием бик оста шофер булып хезмәт итә. Ул ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп, Граз машинасында ракеталар йөрткән. Ул елларда хәрби чолганышлар да булып ала, әмма әтием андый вакытларда да югалып калмый. Ике елдан соң ул туган якларга исән-сау әйләнеп кайта. Мин әтиемнең батырлыгына сокланам!

Гөлназ Мөхәрләмова


***
Минем әтием Булат Урал таулары янында Свердловск шәһәрендә хезмәт иткән. Бу 1987-1989нчы еллар була. Ул үзенең дус солдатлары белән ил күген саклап, ракета гаскәрләрендә хәрби бурычын үти. Отделение командиры була. Туган ягына сержант булып кайта. Әтием – минем горурлыгым!

Фатыйх Зыятдинов


***


Минем Арча районы Каратай дигән авылда бабаем яши. Ул еш кына үзенең армиядә булган елларын искә төшереп, миңа сөйли. Бабаем Грузиядә танклар йөртергә өйрәнгән һәм алар белән идарә иткән. Шунысы кызыклы: танылган музыкаль төркем “Любэ”ның җырчысы Николай Расторгуев минем бабам белән бергә армия сафларында хезмәт иткән! Менә бит нинди хәлләр дә булган солдат тормышында! Бабаем гел шул чакларны сагынып искә ала.

Диләрә Каюмова


***
Ә минем бабам 1966 елда армиягә китә. Ул Германиядә хезмәт итә. Ул вакытта немецлар яшәгән шәһәрдә совет солдатлары күп була инде. Бабам танкист булып хезмәт итә. Яхшы яктан гына танылуы аркасында, аны отделение командиры итеп куялар. Ул вакытта бөтен егетләр дә ике ел хезмәт иткән. Ике ел буена бабам ял алып та кайтмаган. Телефон, компьютерлар да булмаган. Бабам әти-әнисенә, туганнарына гел хатлар язып торган. Алар шулай итеп аралашканнар, хәбәрләшкәннәр. Бабаем Рәҗәп 1968 елда туган авылы Таузарга әйләнеп кайта. Бүгенге көндә дә шушы авылда, ягъни минем дә туган авылымда, безнең белән матур гына гомер кичерә. Мин бабаемны яратам!

Динә Юсыпова


***
Илнур – минем бабам. Ул бүгенге көндә Карадуган авылында яши. Минем бабам да солдат булган. Ул да Германиядә хезмәт иткән. Ул ике ел буе иң көчле, иң батыр шофер булган. Чөнки автомобильчеләр гаскәрендә “Урал” машинасын йөрткән. Бабаем шул машинасы белән бөтен дивизиягә ягулык – бензин ташыган. Ул бик күп шәһәрләрне күргән. Ике еллык солдат тормышын бабам бик кызыклы итеп сөйли, бергә хезмәт иткән дусларын сагынып искә ала. Миңа да дуслыкның кадерен белергә өйрәтә.

Нариман Исхаков


***


Минем абыйларым һәм бабайларым да барысы да ил алдында бурычларын үтәгән. Мин аларга карап сокланам, горурланам һәм бераз гына мактанам да... Алар – батырлар, көчлеләр, матурлар! Мин дә киләчәктә алардан калышмам!

Камил Мәрдәнов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигъри тәлгәш