Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 3 нче сыйныф укучылары яза...

Ашлар тәмле булсын өчен, йокы татлы булсын өчен Әни кирәк, Әни кирәк! Җир йөзендә иң кадерле кеше Әни димәк!

… Минем әниемнең исеме Ләйсән. Ул Балтачта банкта эшли. Мин әниемне бик – бик яратам. Аны эшендә дә хөрмәт итәләр. Әниемнең эше бик җаваплы.

Ул эштән арып кайтса да, безне тәмле өчпочмаклар, пиццалар белән сыйлый. Әни пешергән бөтен ризыклар да тәмле була. Әле ул безнең өчен матур – матур киемнәр, носкилар да бәйләргә вакыт таба, минем дәресләремне әзерләшергә дә булыша, иртә белән матур ягымлы сүзләр әйтеп уята.

Әнием үзе соң гына йокларга ята, ә барыбыздан да алда тора. Мин дә аңа кайбер эшләрдә булышам. Аның армавын, авырмавын телим. Мин аны бик яратам!

Әнием эштән кайтып керүгә, өй тагын да җылынып, рәхәтләнеп китә, чөнки ул кояш кебек якты, чибәр!

Мәликә Ильясова


... Минем әниемнең исеме Фирүзә. Ул Арбаш авылында туып үскән. Югары белем алса да, туган якларын ташлап китмәгән: күрше Шубан авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. Ул үзенең һөнәрен бик яратып, тырышып башкара. Чөнки балаларга белем бирү – бик җаваплы хезмәт.

Физика фәнен, бәлки, абый кешеләр генә укыта дип уйлыйсыздыр, юк шул.

Әнием нәкъ менә физика, математика фәннәрен укыта. Минем бабаем да бу фәннәр буенча мәктәптә бик көчле укучылардан саналган. Бәлки әниемә дә бу сәләт аннан күчкәндер.

Әнием эштән бик арып кайта. Шуңа күрә мин ул кайтканчы бөтен эшне бетереп куям: өйне җыештырам, идән себерәм, савыт-сабаны юам. Ә ул кайтып кергәч, матур зәңгәр күзләре белән бер елмаеп карый да, тиз генә безгә тәмле ашау пешерергә тотына. Мин әниемне безне назлап, яратып торганы өчен яратам. Ул өйдә булганда гына безгә дә бик рәхәт, күңелле. Исән-сау яшә, әнием!

Айнур Сабитов


.... Әнием бу дөньяда иң матур, иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешем ул. Минем әниемнең исеме Рәмзия. Ул күрше Арча районы Күлтәс авылында туса да, бүгенге көндә Арбаш авылында яши. Аны әтием үзенә гомерлек яр итеп сайлаган.

Мин дә шундый әнием белән горурланып яшим. Ул, балаларымның тамаклары тук булсын, матур-матур киемнәр кисеннәр, дип көннәр буе эшли. Кайбер көннәрдә ул эштән кайтканда, без инде йоклаган да булабыз. Чөнки аның эше сменалы. Әнием шәхси кибеттә сатучы булып эшли. Аның эше дә бик җаваплы, чөнки акчаны дөрес санарга, кергән кешеләргә һәрберсенә ачык йөз күрсәтергә кирәк. Әмма әнием зарланмый. Ул безгә дә һәрвакыт ягымлы.

Һәр кешегә үз әнисе иң матуры булган кебек, минем өчен дә әнием иң сөйкемлесе. Әниләрне саклап, кадерләп яшәргә кирәк.

Гүзәл Билалова.

 

Эльмира – ул әниемнең исеме. Минем әнием дә Карадуганда шәхси кибеттә сатучы. Мин аның бердәнбер улы. Шуңа күрә әниемә һәрчак булышырга әзер торам. Ул кибеттә көне буе басып эшләгәч, бик арып кайта. Мин укудан кайтам да, әни кайтканчы эшләр эшли торам. Чөнки әниемә бераз булса да ял итеп алырга вакыт калдырам. Аның эштә кайтканын сагынып көтеп алам. Ул кайтып керүгә, тәмле итеп бергәләп чәй эчәбез. Ул минем укуым турында сораша, нинди билгеләр алуым белән кызыксына. Шуннан соң, әтием эштән кайтышка, тәмле ашаулар әзерләргә керешә. Әнием бик матур җырлый да әле. Ул һәр эшне җырлый-җырлый эшли. Мин шундый әнием булганга бик сөенәм. Киләчәктә дә аңа терәк булырмын.

Әмирхан Шәфигуллин.


... Минем әнием Әнисә исемле. Ул Карадуган балалар бакчасында эшли. Минем әнием кебек оста тегүче авылыбызда берничә генәдер. Аның янына нинди генә кием тектерергә дип килсәләр дә ул бер вакытта да каршы килми. Эш урынында да аны хөрмәт итәләр. Ул балаларга да, апаларга да күлмәкләр тегә. Әниемнең тагын бер бик оста шөгыле бар: ул искиткеч калфаклар ясый. Әйе, әйе, ул аларны башта ясый, аннан соң тегә, ә аннары татар бизәкләре белән чигеп тә куя! Әнием чиккән калфакларны бик күп кешеләр яратып алалар. Аның ул хезмәтләре районда, республикабыздагы “Ак калфак” оешмасы хатын-кызларының да башларында да матур бизәк булып тора инде.

Мин әниемне бик яратам. Ул да мине яратканын сизеп торам, чөнки мин гаиләдә төпчек малай. Юк, юк, аның өчен генә түгел, бик әйбәт әни булганы өчен ул миңа бик кадерле!

Илшат Булатов.


... Арбаш фермасында иң тырыш бозау караучы кем дисезме? Ул минем әнием – Альбина. Кайвакыт мин әле йокыдан да тормаган булам, ул инде әллә кайчан бозаулар янына киткән була. Шулай тиеш икәнен мин бик яхшы аңлыйм. Чөнки эше бик җаваплы. Кечкенә бозаулар гел ашау сорап торалар бит!

Әниемнең хезмәтенең авырлыгын аңлаганга күрә, мин аны борчымаска тырышам. Гел яхшы билгеләр генә алып кайтам. Әнием әле ял көннәрендә безне бик тәмле ризыклар белән сыйлый, өйдәге чисталыкны, җылылыкны саклый. Аның акыллы киңәшләрен мин һәрвакыт исемдә тотарга тырышам. Беләм: чөнки әниләр бервакытта да безне начарлыкка өйрәтмиләр. Әниемә гел рәхмәт кенә дип әйтәм!

Темур Ризванов.


....Бик матур чәчәк исеме белән аталучы әни - минеке! Ничек дисезме? Гөлчәчәк! Үзе – гөл, үзе- чәчәк! Әйе, чыннан да әнием чәчәк кебек матур һәм бик әйбәт. Ул әле бик сабыр да. Ә инде эшчән булуы турында әйтеп тә тормыйм... Чөнки гаиләбездәге өч ир-егетне карап, тәртипләп тору өчен аңа күпме тырышлык кирәк бит! Әтимне, мине, энемне... Их, беребез кыз булмаган бит шунда! Нишләргә, кызлар эше дип торып булмый, миңа табак-савыт та , идән дә юарга туры килә... Әнием эштән бик-бик арып кайта бит. Ул Балтачта сөт-май заводында эшли. Безгә барсын да сөйләмәсә дә, эшенең никадәр авыр, күп көч сораганын аңларга тырышам. Әмма әнием, мин әле бик ардым, дип безгә беркайчан сиздерми - эштән гел елмаеп кайтып керә!

Әниемнең гел шулай матур, көләч, сау-сәламәт булуын телим!

Илдан Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Карадуган гимназиясе