Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Бала гаять тә нык белемле, аңлы булып та, әхлаксыз була икән, бу иң куркыныч кешеләрнең берсе булырга мөмкин”

Мәгариф хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсе уңаеннан районыбызда милли мәгарифкә багышлап үткәрелгән киңәйтелгән киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның әйткән әлеге сүзләреннән каз тәннәре чыкты.

Мәгариф учреждениеләрендә тәрбия мәсьәләсенә чын-чынлап тотынырга кушты ул. Җөмһүриятебез Президенты фәрманы нигезендә, 1 сентябрьдән тәрбияви караш бик җитди башланачак.

- Укытучы гап-гади тәрбия эше белән шөгыльләнергә вакыт тапмый, - диде министр.- Бу алай булырга тиеш түгел, кирәкмәгән әйбер белән шөгыльләнү - үзебезне матур итеп, мәҗбүр итеп, ясалма күрсәтергә тырышу зыянга гына китерә. Сез аны белергә тиеш. Чынбарлык белән яшәргә, эшләргә кирәк. Үзебезне-үзебез аңлап, тәнкыйтьне кабул итә белергә тиешбез.

Әлбәттә, тәрбия мәсьәләсенең күтәрелүе хуплап кабул ителде. Төп мәсьәлә - тәрбия. Әхлаксыз, ватанпәрвәрлексез, ата-ананы, олыны-кечене хөрмәт итмәүче яшьләрнең барлыкка килүе борчый. Туган тел, ана теле чаралары аша тәрбия эшен алга сөрүче методистлар район җирендә милли мәгарифнең торышын Балтач гимназиясендә, катнаш төрдәге “Сөенеч” балалар бакчасында, Карадуган гимназиясендә дәрестән тыш эшчәнлек тәҗрибәләрендә үз күзләре белән күрделәр. Гимназия кунакларны “Халыклар дуслыгы” дигән әдәби-музыкаль композиция белән каршы алды. Башлангыч сыйныф укучылары Габдулла Тукай әкиятләрен сәхнәләштерде. Балтачның татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Халкым йолалары, “Милләтемнең киләчәге безнең кулларда”,” Балтач кызы, Балтач егете”, Милли бизәкләрдән кул эшләре остаханәсе” (югары категорияле технология укытучысы Фәния Хаҗиева җитәкчелегендә) дигән исемнәр астында күргәзмә-чаралар әзерләгән. Балтач мәктәбе һәм гимназия укытучылары Гүзәлия Хәйретдинова белән Рәйсә Әхмәтова мастер-класслар үткәрде. “Сәйлән” төркеме буларак республика бәйгеләрендә җиңү яулаган 4б сыйныфының бертөркем укучылары “Каз өмәсе” күренешен тәкъдим итте.

Чираттагы маршрут - гимназия күршесендәге бишенче номерлы балалар бакчасы – “Сөенеч” иде. Балалар да, тәрбиячеләр дә, бакча хезмәткәрләре дә, барысы да милли киемнән, кызлар калфактан, егетләр түбәтәйдән.Үзгә бер матур, затлы хәзерлек белән алар кунакларны ипи-тоз белән каршы алып, “Туган җирем - Балтачым дигән күргәзмәләр эшчәнлеге белән таныштырдылар, “Әрәпә йоласын тапшырыйк буыннарга” дигән музыкаль күренеш тәкъдим иттеләр. Чәй, компот кайнатып, коймак пешереп көтеп алган, хәтта истәлек бүләкләре дә әзерләгән 5нче номерлы бакча хезмәткәрләренә һәм балаларына кунаклар рәхмәтле булып, бишле билгесе куеп, алга кузгалдылар. Биек, иркен, уңайлы автобуслар (экскурсовод Балтач районы һәм алдагы маршрут белән таныштырып барды) Карадуган гимназиясенә алып килде.

Кунакларны сыйлы табыннар белән каршылады гимназия. Аннан соң Гөлсинә Зарипова җитәкчелегендәге коллектив һөнәри үзбилгеләнү өлкәсендәге эшчәнлек, мөмкинлекләре чикле балалалрны социальләштерү, туризм түгәрәге белән якыннан таныштырды. Биредә шулай ук педагогик остаханәләр эшләде, мастер- класслар күрсәтелде. Соңыннан мәгариф идарәләренең методик берләшмә җитәкчеләре актлар залына түгәрәк өстәл утырышына җыйналды. Филология фәннәре кандидаты, мәгарифне үстерү институтының социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты Лилия Гыйләҗева методик эш юнәлешләре белән таныштырып үтте, ул күбрәк грантларга тукталды, эшләү үрнәкләрен бәян итте, методистларның берүк вакытта брифинг-конференцияләрдә утыруларын, шул ук вакытта хисап та җибәрүләрен, шунда ук чыгыш та язганнарын, кыскасы, берничә эшне берьюлы эшләргә туры килүен бәян итеп, методист хезмәтенең җиңел түгеллеген күрсәтте. Нөнәгәр урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Рәйсә Хәбибуллина балаларда аңлап уку җитеп бетми дип саный, алган белемне тормышта куллана белү дәрәҗәсе дә түбән, ди. Мондый нәтиҗәләр һәр баланың белем алу күнекмәләренә тирән анализ ясаганнан чыгып әйтелә.

- Балалар бакчада чип-чиста татарча тәрбияләнәләр дә, аннан рус мохитле мәктәпкә килеп керәләр икән, әлбәттә инде Камилә, Камиллага, Алинә Алинага әйләнә, - ди ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова.

- Беребез дә олыгайгач оныкларыбызның үзебезгә бабуля, дедуля дип дәшүләрен теләмәс бит. Менә дигән татар сыйныфлары ачып була. Балтач гимназиясендә удмурт балалары күп укый, ди директор, нигә биредә удмурт телле якшәмбе мәктәбе ачмаска?! Районда чаралар татарча үтсен, әйтеп, искәртеп торыгыз, район башлыгына да, башкарма комитет җитәкчесенә дә бу хакта гел җиткерегез.

Пленар утырышта да, секция эшчәнлегендә дә туган телләр буенча Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге махсус комиссия турында еш телгә алынды. Укытучылар Марат Готофичка бик рәхмәтле, чөнки әлеге комиссия тырышлыгы белән республика мәктәпләренә интерактив такталар кайта, аларны туган телне үстерүгә тоту мәслихәт, 16 миллион сумнарда яңа дәреслекләр эшләнгән, махсус грантлар бирелә.

- Боларның барысы да телне үстерүгә тотылырга тиеш, - дип дәвам итә Лилия Әхмәтҗанова. - Алайса бер мәктәптән шалтыраталар миңа, грант акчасына кар көри торган техника алсаң ярыймы, дип. Шул техника белән татар телен үстерә аласыз икән, рәхим итегез, дидем. Онытмыйк: грантның асылы - татар телебезне үстерү.

Әнә шулай, кызу көннәрдә эшләр кызу торды - милли мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсәләләр уртага салып сөйләшенде. Республика методистларын район мәгариф идарәсе методисты Фидания Сабирова эш тәртибе программалар белән таныштырып, озатып йөрде.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе