Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бала күӊеленә ачкыч табучылар

Авызына имезлек капкан нәниләрдән алып мәктәпкә аяк басарга җыенган инде үзләрен олы, дип хис иткән чыгарылыш төркеме балаларыныӊ матур итеп җыр-биюләре, нәфис сүз сөйләүләре өчен күп көч сарыф ителгәнен аларны әзерләгән тәрбиячеләр генә беләдер.

Бакча тәрбиячеләре үзләренеӊ хезмәтләре, уй-фикерләре һәм яшәешләре белән балаларга иӊ якын торучылардыр, мөгәен. Ни өчен дигәндә, көн саен балалар белән аралашып, балачак иленеӊ иӊ матур мизгелләрен алар көндәлек яӊарталар, шулар белән яшиләр. Хезмәтенә күӊел җылысын биреп озак эшләгән тәрбиячеләрнеӊ йөзләре дә балкып тора, алардан ниндидер тынычлык, җылылык бөркелә сыман. Тәрбияләнүче балалары сәхнәгә чыкса, алар өчен иӊ җан атып торучы да нәкъ шул тәрбиячедер.

Район мәдәният йортында ике сәгатькә якын бистәнеӊ беренче номерлы бакча балалары һәм тәрбиячеләре чыгышы зур уӊыш белән узды. Авызына имезлек капкан нәниләрдән алып мәктәпкә аяк басарга җыенган инде үзләрен олы, дип хис иткән чыгарылыш төркеме балаларыныӊ матур итеп җыр-биюләре, нәфис сүз сөйләүләре өчен күп көч сарыф ителгәнен аларны әзерләгән тәрбиячеләр генә беләдер. Алай гына түгел, үзләре дә матур концерт номерлары белән чыгыш ясарга өлгерделәр алар. Шыгрым тулы зал һәр чыгышны өчен кул чабып, хуплап каршы алды. Бу балаларга һәм тәрбиячеләргә иӊ зур бүләк иде.

 

Фоторепортажны тулы күләмдә фотогалереябызда карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт