Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бала хәсрәтләре күрми генә җитсәк иде гомер көзенә!!!

Җимешләребезнең киләчәге матур, сәламәт булса иде, һәрбер әни баласы белән горурланып, мин бит әни дигән хис белән бәхетле булып яшәсә иде.

Әниләрне фәрештәләр, диләр,
Фәрештәләр була канатлы.
Ә минемчә газиз әнкәйләрнең
Балаларыдыр ул — канаты.

Канатларны Раббым каермасын,
Сау-сәламәт булсын балалар!
Җан җимеше таза булса гына,
Тыныч яшәр җирдә аналар.

Әйе, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән иң зур бүләк – ул безнең балаларыбыз. Кечкенә сабый кулларның әнием, дип муеныңа сарылып кочаклап алуларын, битеңнән тәмләп үбүләрен тагын нәрсә белән чагыштырып була икән?! Кичә бистәнең «Каенкай» балалар бакчасында үткән бәйрәм барышында без – әниләр, әбиләр, дәү әниләр балаларыбыздан котлауны шигъри юллар, җырлар, биюләр аша гына түгел, ә аларның самими күз карашлары, әнием, бәйрәм белән сине, дип кочаклап-үбеп, тәрбияче апаларының ярдәме белән эшләнгән бүләкләрен тапшырган мәлдә дә кабул итеп алдык.

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларының һәрбер бәйрәме балалар бакчасындагы соңгысы булып тора. Әллә шуңамы, әллә бик тә зур тырышлык белән эшләнгәнгәме кичәге бәйрәм бик-бик матур булды. Ул «Өч кыз» әкиятенә нигезләнеп эшләнгән иде. Аның барышында без татар халкының күпме милли уеннарын, җырларын, биюләрен күрдек. Һәрбер музыкаль номер нечкәлегенә кадәр уйланып, әниләрнең күңеленә үтеп керерлек итеп эшләнгән иде. Тәрбиячеләребез Эльвира Садыйковна, Ләйсән Тәлгатовнаның зур тырышлыгын, безгә бию бүләк иткән Марина Михайловна, Әлфия Рашитовна, Альбина Ураловнаның җитезлеген билгеләп, зур рәхмәт сүзләрен ирештерәсе килә. Һәрбер бәйрәмне уйлап, балаларга аны өйрәтүдә, үзе дә балалар белән шул бәйрәм эчендә кайнаучы, баян моңнары белән безне сөендерүче Илсөяр Галимулловнага аерым зур рәхмәт.

Еладык та, көлдек тә, сөендек тә, горурландык та кичә. Җимешләребезнең киләчәге дә матур, сәламәт булса иде, һәрбер әни баласы белән горурланып, мин бит әни дигән хис белән бәхетле булып яшәсә иде.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне