Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балачакның иң зур хыялы – арыш икмәге, ди Гөлфәния апа

Таузар балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп комплексы хезмәткәрләре “Әбиемнең күңел сандыгы” дип исемләнгән бик ямьле фольклор кичә уздырдылар.

Кичәнең төп кунагы Гөлфәния апа Гомәрова балаларга яшьлек хатирәләрен сөйләп, алар кебек балачакта нәрсә турында хыялланганнарын ирештерде:

Зарлануым түгел үткәнемнән,
Язмыш мине ятим итмәде.
Ә шулай да, хыял гына булды
Күпереп пешкән арыш икмәге.

Алабута, юа, кузгалакның
Әче тәме һаман истә әле.
Эх, ашарга иде бер туйганчы,
Күпереп пешкән арыш икмәге.

Менә без шушы ипигә кызыгып яшәдек инде, ипи генә булмады, дип күңел сандыгын бушатты Гөлфәния апа. Ул балаларны үз куллары белән чигелгән сөлге, кулъяулыклар белән таныштырып, орчык белән йон егерләп тә күрсәтте.

 

Мондый кызыклы очрашу балаларга бик ошады, чөнки элекке гореф-гадәтләрне саклаган, кул җылысын үзенә сеңдергән эшләнмәләр хәзер күп өйдә юк шул инде. Ачлык, ялангачлык, авыр тормыш күреп үскән өлкән буын вәкилләренең дә сафлары сирәгәя бара. Булган чакта кадерләрен белеп, шундый бай эчтәлекле кичәләргә аларны күбрәк чакырсак иде.

Фото: nstagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Таузар мәктәбе