Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балачакның күңелле мизгелләре

Шушы вакыт җиттеме мәктәптә укыганда гел походка чыга идек.

Сыйныф җитәкчебез Рәфәгать абый Хәсәнов тәмле уха пешереп, ел да матур, истәлекле урыннар белән таныштырыр иде. Эх, ул еллар... Түнтәр мәктәбе укучыларының “Җәйге аҗаган” уены үткәрүләре турында укып, фотоларын күзәткәннән соң, Кенә мәктәбендә белем алган, укытучыбыз белән бергә үткәргән кызыклы сәяхәтләр искә төшә. Ә хәзергә әйдәгез Түнтәр кызларының мавыктыргыч ялына әйләнеп кайтыйк. Биредә баулардан йөрү, бүрәнәләр аша чыгу кебек ярышлар белән беррәттән укучылар тәмле салатлар да ашаган, рәхәтләнеп сөйләшеп тә утырган, фотоларга да төшкән. Көнгә дә махсус заказ биргәннәр диярсең, ул иртәдән бик матур һәм җылы булды. “Татар кызлары” төркемендәге фотолар белән танышып, азга гына булса да балачакка кайтып килик

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф