Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләренә әзерлек бара

Янә ямьле, җылы язлар килде. Язлар белән бергә балаларыбызның чыгарылыш кичәсе дә якынлаша. Инде хәзердән үк бик моңсу, чөнки бер төркемнән икенче төркемгә генә күчмибез бит, яраткан бакчабыз, хөрмәтле тәрбиячеләребез белән хушлашырга туры килә. Нишләмәк кирәк, бакча яше тәмамланды, сабыйларыбыз мәктәпкә жыена…

Барыбызга да билгеле, кеше тормыш юлында ялгызы гына бернигә дә ирешә алмый, һәркемнең остазлары була. Ә безнең һәм сабыйларыбызның остазлары - ул сез, кадерле тәрбиячеләребез! Сез балаларыбызның беренче укытучылары. Хезмәтегез һәрчак күз алдында булды. Бездән аерылырга теләмичә елаган балаларыбызны житәкләп бакчага килгән көнне әти-әниләребезнең һәммәсе дә хәтерлидер, шунда сез һәрберсенә ягымлы сүзләр табып, сабыйларыбызны юатып, тынычландырып алып кала идегез, ә без күз яшьләребезне тыя алмыйча, елап кайтып китә идек. Ә хәзер исә без үзләре үк ягымлы, акыллы, талантлы, дуслыкнын кадерен белүче, өлкәннәрне хөрмәт итә, үзләреннән кечкенәләргә һәм әти-әниләренә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы балаларны күрәбез. Барысы да сезнең тырышлык нәтиҗәсе. Сезнең алдыгызда баш иясе килә. Әгәр дә сездә балаларны ярату сәләте булмаса, сез аларда матурлыкны күрә белү, тормышны, тирә- яктагы кешеләрне ярату хисе уята алмаган булыр идегез. Балаларыбыз өметләребезне акласын өчен сез бөтен җаныгызны биреп тырыштыгыз. Табигатьтән бирелгән тәрбияче дигән таланка тугъры калуыгыз өчен рәхмәт сезгә.
Балтач бистәсендәге 4нче номерлы балалар бакчасының чыгарылыш төркеме әти-әниләре исеменнән, Алия Нәбиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250