Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар бакчаларын җылытырга!

Балалар бакчаларын җылыту район башлыгы югарылыгына күтәрелде. Иртән балалар бакчага килгәнче төркемнәргә җылы бирү турында карар кабул ителде.

– Җәйге көннәр дип йөрсәк тә, балалар бакчалары җылытуга мохтаҗ. Менә бүген дә иртән тәрбиячебез балаларны җылырак киендерегез, төркемдә бик салкын дип хәбәр салды. Ярый әле алар кайгырта. Эштә булган әти-әни бакча суык дип өйдә дә тота алмый бит, – дип иртәдән эш телефоныбызга хәбәрләр килә.

Чыннан да, балалар бакчаларында бик салкын. Урамда кояшлы булса, анда булса да чыгып җылынып керерләр иде, тик бит мондый яңгырлы көндә берничек тә чыга алмыйлар. Бу мәсьәлә район башлыгы югарылыгында күтәрелде. Иртән балалар бакчага килгәнче төркемнәргә җылы бирү турында карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөрбаш балалар бакчасы