Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар бакчаларында “Ачык ишекләр көне” үтә

“Махсус туклану проекты” кертелгәнгә бик шикләнеп гомер үткәрә идек,..

Атна буе Балтач бистәсенең 2нче номерлы балалар бакчасында “Ачык ишекләр көне” дигән чара бара. Дүшәмбедән бирле әти-әниләр балаларның көндәлек режимнары белән кызыксына, шөгыль дәресләрендә була. Шәхсән үзем дә балаларның көндезге режимнарын күзәтеп, шөгыльләрен күреп кайттым. Мин килгәндә балалар шау-гөр килеп якындагы парктан кайтып керделәр.”Паркта кар эрегән, ялт иткән, балалар рәхәтләнеп уйнадылар”, ди тәрбиячеләре Гөлнур Махмүтовна.  Ул арада  Гүзәл апалары көндезге аш табыны әзерләп куйды. “Махсус туклану проекты” кертелгәнгә бик шикләнеп гомер үткәрә идек, ашаулары начар түгел, әйбәт, көндезге менюда итле рассольник ашы, токмач белән балык котлеты, кесәл иде. Татып карадык, тәмле, ингредиентлар сабыйлар чәйнәп йотарлык дәрәҗәгә китерелгән. Тамаклары ачыгып кайткан балалар тавыш-тынсыз гына “сыптырып” куйдылар, аннан йокларга яттылар.

Рус теле шөгылендә булырга туры килде, Лилия Фидаилевна балаларга русча сүзләр генә өйрәтми,  сөйләм культурасына да төшендерә. Балалар булдыра, һава, җир өсте, җир асты транспортларын русчалатып  яхшы аера.

 Аппликация шөгылендә космоста булдык. Балалар Юрий Гагаринны  да белә, тәрбиячеләре Елена Хаҗиева беренче космонавтның отчествосын ук та белүләрен тели – Алексеевич. Иң беренче космоска Белка белән Стрелка кушаматлы этләр очканын да әйтеп бирделәр, корабльне дә кисеп ябыштырдылар. Замана балалары белән эшләү җиңел түгел, әлбәттә, өстәвенә ФГОС программалары кысаларына туры китереп эшләргә кирәк. Инде төшкә чаклы шөгыльләр, урамга биләмгә чыгулар белән бала тәмам арып бетә, шуңа да ашаулары да үтә, йокылары да  тәмле аларның. “Борылдык, кулларны бергә куштык, баш астына  куйдык” дип әйтүгә эреп йоклап китәләр.

Бездә  менә шулай, ә сездә ничек? Сайтыбызга языгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы