Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар бакчасы һәм гаилә бердәм булса...

Сихри мизгелләргә уралып Яңа ел якынлаша. Матур итеп бизәлгән урамнар, сәүдә челтәрләре ничектер безне әкият дөньясына алып кергән кебек тоела: күңелләр ниндидер могҗиза көтә.

Безнең Кариле балалар бакчасының капкасын ачып керүгә Кыш бабай белән Кар кызы каршы ала. Ишек алдын тутырып ясалган сыннар, төрле әкият геройлары, әйтерсең лә, безне колач җәеп каршы алалар. Һәркайда матурлык, җанлылык хөкем сөрә. Бакчабызны ямьләндерүдә, бәйрәм рухы кертүдә әти-әниләребезнең өлеше зурбулды. Ишек алдында гына түгел, төркемнәрдә дә әти-әниләрнең күңел җылысы сизелә. “Иң яхшы Яңа ел уенчыгы” конкурсында катнашып, үзләренең ни дәрәҗәдә зәвыклы һәм фантазияле икәнлекләрен күрсәттеләр. Шунысы куанычлы: бу конкурстан бер генә әти-әни дә читтә калмады. Әти-әниләр белән балалар бакчасы бердәм эшләгәндә генә уңышларга ирешеп була. Федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләрендә гаилә тәрбиясенең роле зур булуы ачык чагыла.

Безнең Кариле балалар бакчасы әти-әниләр белән һәрдаим элемтәдә тора. Алар бакчабызда үткәрелгән чараларда актив катнашып, балаларына да үрнәк күрсәтәләр. Тиешле югарылыкта оештырылган хезмәттәшлек булганда гына, балаларыбызга тирән белем һәм дөрес тәрбия бирелер.

Барыгызны да якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйбыз һәм зур рәхмәтебезне җиткерәбез.


Нурия Сабирова, Эльмира Хөсәенова,
Кариле балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кариле балалар бакчасы