Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар бакчасында инглиз телендә cөйләшәбез

Балаларның инглиз телен үзләштерүдә уңышларын күрсәтү максатыннан бакчабызда ел да инглиз теле атналыклары уза. Быел да бу гадәтне читләтеп узмадык.

Балалар атна буе инлиз теле тирәлегендә яшәде: иртәнге гимнастикалар инглизчә узды, Англияның башкаласы Лондон турында презентацияле әңгәмә булды, балалар мультфильмнар иле Дисней-Ленд белән якыннанрак танышты, зурлар төркемендә тәрбияләнүче Алим Хәйруллин мультфильмнар герое - популяр Микки Маус турында презентация үткәрде, Бөек шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләре буенча инглиз теленә тәрҗемә ителгән мульфильмнар карадылар, иптәшләренә инглизчә шигырьләр сөйләделәр. Бу атналыкта әти-әниләр дә читтә калмады, аларга "Инглиз теле әйләнә тирәбездә" дигән исемләнгән мастер класс үткәрелде.

Балалар бакчасында бирелгән инглиз теле нигезләре киләчәктә балаларга инглиз телен өйрәнергә , балаларның сөйләм телен баетуда һәм дөрес сөйләшергә ярдәм итәр, язарга өйрәткәндә файдалы булыр дип ышанып калабыз.

А.Усманова,
бистәдәге 2нче номерлы
балалар бакчасының
инглиз теле укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250