Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар бакчасында түшәм җимерелеп төшкән

Бәхеткә, сабыйларның урамга чыккан вакыты булган.

Читаның 38нче балалар бакчасындагы бер бүлмәдә көпә-көндез түшәм җимерелеп төшкән. Бәхеткә, бу вакытта сабыйларның тышта мәйданчыкта уйнаган чаклары булган. Шул сәбәпле, берсе дә зыян күрмәгән.

Бу хәл буенча прокуратура тикшерү эше башлаган. Прокуратура хезмәткәрләре түшәмнең ни сәбәпле җимерелеп төшүен, тиешле дәрәҗәдә финанслау булганмы, балалар хәвефсезлеге тулысынча тәэмин ителгәнме - барысын да җентекләп тикшерәчәк.

Бу уңайдан, шәһәр җитәкчелеге барлык балалар бакчаларының түшәмнәренә ревизия үткәрү бурычы куйган, дип яза Кызыл таң.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы