Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар бакчасында зур конференция (+фото)

Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган “Баланы тәрбия-үзеңне тәрбия” темасы астында конференция булып узды.

Конференциянең максаты булып,үз халкыбызның йолаларын, тәҗрибәләрен нигез итеп алып, милләтебезнең йөз аклыгы булган бәхетле буын тәрбияләү һәм өйдә ата-аналарга балалары белән уйный торган, яшь үзенчәчәлекләренә туры килердәй уеннар өйрәтү, балалар бакчасы, ата-ана һәм бала арасында җылы мөнәсәбәт булдыру.

Конференциянең программасы район мәгариф бүлеге белән берлектә балалар бакчасы мөдире тарафыннан расланды. Конференциядә балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрнең әниләре катнашты һәм чакырылган кунак булып, Балтач гомуми белем бирү мәктәбенең балалар психологы Мамлиева Гөлчәчәк Инсуровна катнашты.

Конференция балалар бакчасында оештырылган “Балачак иле” музее белән танышудан башланып китте. Әлеге музей узган уку елында балалар бакчасы коллективы, әти-әниләр һәм “Игенче” күмәк хуҗалыгы  ярдәме белән әзерләнде. Биредә балалар бакчасының 40 еллык тарихы булган уенчыклары төрле төр һәм төрле милләт курчаклары, әби-бабаларыбыз уйнап үскән уенчыклар, аларның яшәешен күрсәткән экспонатлар тупланган. Килгән кунакларыбыз музей белән бик кызыксынып,яратып карадылар,балачаклары белән очрашкан кебек булдылар.

Икенче көн тәртибе белән ”Балага игътибар җитеп бетмәү аның киләчәгенә зыян”  темасы белән балалар бакчасы  мөдире Бәдретдинова З.Ф. чыгыш ясады.

Бала башкалар белән аралашканда, коммуникатив уеннарда ачыла, камилләшә. Ә гаджетлар тере аралашуны алыштыра, бу сабыйлар өчен файдага түгеллеген ачык мисаллар белән аңлатты.

Өченче көн тәртибе буенча “Балачагым - рәхәт чагым” темасы астында тәрбияче Хәйруллина Н.Ә. чыгышы булды. Ул чыгышында халык уеннары турында аз сөйләнүен,бу безнең иң зур хатабыз булуын төшендерде. Элекеге уеннарны кире кайтару бик мөһим бурыч, чөнки ишегалды, урам уеннары физик сәләтне үстерә, төркемдә эшләргә, аралашырга, бердәм булып яшәргә өйрәтә, уен барышында баланың җитәкчелек сыйфатлары ачыла, зирәклеге, дөньяны танып белүе арта. Хәзерге компьютер уеннарының бала сәламәтлегенә, аеруча күзләргә зыянын аңлаган ата-ана бу мәсьәләгә җитди карарга тиешлеген әйтте.

Дүртенче көн тәртибендә Балтач гомуми белем бирү мәктәбенең балалар психологы Мамлиева Г.И. чыгыш ясады. Ул чыгышын әниләр белән уен-тренинглар ярдәмендә алып барды.

Бишенче көн тәртибендә балалардан  алынган “Уеннар турында” аудио- интервью тыңланылды. Бу интервьюдан күренгәнчә, балаларның әти-әниләре белән дә аз аралашулары, уйный белмәүләре, күбрәк телефон белән вакытларын уздырулары ачыкланды. Һәр төркемнең телефонның зарары турында кулдан чыгарылган газетасын әниләргә тәкъдим ителде.

    Безнең балалар бакчасы Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы белән тыгыз элемтәдә тора. Конференция азагында “Тәрбия баскычлары” III-кисәк, проект  җитәкчесе К.Р.Идрисованың  видеоязмасын карадык. “Ак калфак”ның 47 Рос­сия төбәгендә һәм 17 чит ил­дә, шул исәптән Татарстанның бар­лык районнарында бү­лекләре бар. Әлеге бүлек Балтач районында да уңышлы гына эшләп килә.
“Тәрбия баскычлары” баланы тугач та тәрбияли башларга өнди. Төп эчтәлеге - бала тәрбия­ләүдә милли гореф-гадәтләребезне киңрәк кулланырга, тәрбияне соңармыйча  3 яшькә кадәр үк биреп бетерергә кирәклеген искәртә. Кадрия Рәисовна әйтүенчә, 3 яшькә кадәр вакытта ук баланың баш мие 80 процентка эшли,шуңа күрә ,бу чорда барлык күргәнен, белгәнен “сеңдереп” бара һәм ул киләчәктә баланың психикасында чагылыш табарга мөмкин, дигән фикердә. Без I-II кисәкләре белән таныш идек, ә III кисәге әлеге конференциядәтәкъдим ителде. Без бу фильмда төрле карашлар һәм фикерләр белән очраштык. Алар безнең яшәешебезне  күзалларга, максатыбызга ирешергә ярдәм итте. Төрле һөнәр ияләренең,дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләренең бала тәрбиясенә кагылышлы фикерләре, әйткән сүзләре үтемле дә,файдалы да. Бала тәрбияләү өлкәсендә фикерләү,дөньяга караш уңай якка үзгәрүдә әлеге видеоязма  зур мәгънәгә ия. Авторга рәхмәтебез чиксез зур.

Йомгаклау өлешендә, әниләргә Р.Фәхретдиннең “Бала тәрбияләүдә 10 алтын кагыйдә”се һәм бала тәрбияләүдә татар халык мәкальләре кулланмасы таратылды.

Н

Наҗия Хәйруллина  югары категорияле тәрбияче.

 Карадуган балалар бакчасы

аҗия Хәйруллина  югары категорияле тәрбияче.

 Карадуган балалар бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев