Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар хакын хаклап (фото)

Сосна авылында урнашкан балалар бакчасы төзелгәннән бирле түбәдән уӊмады, төрлечә ямап, үзгәртеп, берничә тапкыр кыйммәткә төшереп ремонтланса да, балаларныӊ нәкъ йокы бүлмәсенә әледән-әле су үтеп, зур уӊайсызлыклар тудырды.

Бакчага капиталь ремонт үткәрелү якын елларда каралмаган, шунлыктан бу мәсьәләне хәл итү мәсьәләсе район башлыгы тарафыннан Сосна җирлегендә урнашкан «Сасна» күмәк хуҗалыгы һәм Балтач сөт-май комбинаты җитәкчелеге алдында күтәрелде. Фирдәвес Ситдиков һәм Римзил Насыйбуллиннарнын бу авыл җирлеге депутатлары булуы да мәсьәләнеӊ тиз һәм уӊай хәл ителүенә йогынты ясагандыр. Ничек кенә булмасын, әти-әниләрне, балаларны, бакча коллективын шатландырып, бина яӊа түбәле булды. 1 млн. сумга төшкән бу төзелешне башкарып чыккан ике оешма җитәкчелегенә олы рәхмәтемне белдерәм, ди Сосна балалар бакчасы мөдире Алсу Хәсәнова.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250