Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар Кар бабайдан ни сорады? Әлбәттә...

Сабыйларыбыз Яңа ел бәйрәмнәрен башлап җибәрде. 24нче декабрь көнне районыбызның балалар бакчаларында, мәктәпләрдә Чыршы бәйрәмнәре гөрләде.

Сабыйларыбыз Кыш бабайдан кыш килүен, кар явуын сораганнар иде, сабый теләге кабул булды, әнә, ап-ак мамыктай кар явып маташа.
Күчтәнәчләр дә булмый дигән имеш-мимешләрнең дөрес түгел икәнлеге рас килде (гәрчә булачак дип язып чыксак та), һәр бала күчтәнәч тулы пакет белән кайтты. Кайда ничектер, Балтач бистәсендәге 2 нче номерлы бакчаның нәниләр төркемендә (Елена Петровна, Гадилә Мәхмүтовна группасы) бәйрәм әнә шулай, матур узды.
Тәрбияче-няня, 29ел эшләгән Тәгъзимә Халиповнаның 55 яшьлек юбилее белән дә бәйрәм тагын да үзгә булды, әти-әниләр яраткан няняларын ихластан котлап, рәхмәтләрен ирештерделәр. Үземдә дә аңа карата шигъри юллар туды:

Кайчакларда бер балага булмый ярап,
Ә бакчада утыз бала тора карап.
Һәрберсенә яраклашу кирәк көн дә,
Гел иркәләп, назлап кына булмый гел дә.
Усал булсаң, бала күңеле кала какшап,
Сабырлыклар сорау кирәк гел кабатлап.
Җан җылыңны бирү кирәк тау кадәрле,
Шунсыз эшләп булмыйдыр ул бу кадәрле.
Рәхмәт әйтә сезгә бүген һәрбер әни,
Әтиләр лә читтә калмый, бәхет тели.
Сезнең хезмәт әсәрләрдә урын алган
Пушкин да бит нянясына мәдхия язган.
Соңыннан бакча мөдире үзе дә бәйрәм белән тәбрикләп, күпмедер бакча эшчәнлеге белән таныштырды, Маймыл күчтәнәче - киләсе елдан бәяләр арту, бакчага түләүнең 2700 сум булачагы турында белдерде.

Сабыйларыбыз - замана балаларының сәләтләрен, үз-үзләрен тотышларын, тәрбиячеләр ярдәме белән бик күп һөнәрләргә өйрәнгәнлекләрен күреп куандык.

Сабыйларыбызның теләкләре, чыннан да кабул булсын, Кыш бабайдан күчтәнәч сорауларын табыннарыбыз муллыгына, кар теләүләрен ил-көнебезнең иминлегенә юрап, һәрбарчабыз да Маймыл елына сәламәтлек белән кереп, тынычлыкта, шатлык-куанычта, дус-тату булып бәрәкәтле гомер итсәк иде.

Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250