Балалар күзлегеннән көзнең бер көне (+бик күп фото)
Көзнең алтынсу төсләргә бай матур мизгелендә балаларга әлеге гүзәллекнең чын асылын күрсәтү максатыннан бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасы хезмәткәрләре сәяхәт оештырдылар.
Ара ераклыгы да киртә булмады балаларга,аркаларына тәм-том тутырылган рюкзак асып "Сабантуй" паркына юл тоттылар. Биредә исә аларны әкият каһарманнары каршы алып, көз белән,аның алтынсулыгы, һәрбер сихри күренеше белән таныштырдылар. Табигать кочагында туплаган белемнәрен балалар әти-әниләре белән дә бүлешеп, тагын кайчан мондый кызыклы сәяхәт булырмы икән дип хәзердән үк көтә башладылар.
Ул һәм кызларыбызның белемен бар яклап,төрле формада,хәтта әкияти алымнар белән баетучы бакча хезмәткәрләренә олуг рәхмәтләребезне ирештерәбез. Кызыклы сәяхәттән башланган уку елыбыз шундый онытылмас булып дәвам да итсә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев