Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар Әниләр көнен китапханәдә бәйрәм иттеләр (ФОТО)

2 номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары Әниләр көнен китапханәдә бәйрәм иттеләр.

Балтач үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көне уңаеннан "Китап булса чын дустың" исемле тематик кичә үтте.Чарага кунак итеп бистәнең 2 номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары һәм аларның әниләре чакырылды.
Китапханәче Сәрия апалары нәниләрне китапханә белән таныштыргач, әниләрне бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Балалар әниләренә атап өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләделәр. Әкият герое Убырлы, Китаплар патшасы балаларны, әниләрне төрле уеннарда сынады. Кичә китапларга, әкиятләргә багышланган презентация белән үрелеп барды. Сабыйлар күчтәнәчкә "Салават күпере" журналларын алып киттеләр, үзләре дә бик матур "Балачак энциклопедиясе" китабын бүләк итеп калдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250