Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар шатлана, сабыйларыбыз үзләрен шәхес итеп тоя... (+фото)

 Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Чөнки театр – тормышыбыз көзгесе. 2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. 

Шул уңайдан, бистәбезнең 1 номерлы балалар бакчасында да театральләштерелгән эшчәнлек буенча күп кырлы эшләр алып барыла. Театр  нәниләрне сихри дөньяга алып керә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, иҗади фикерләү, сөйләм телен үстерү, актерлык осталыгына өйрәтә, эстетик һәм әхлакый тәрбия бирә. Нәкъ менә шуңа, театральләшкән эшчәнлекне  педагоглар  бала тәрбияләү һәм үстерүдә, мәгариф белән бәйле күп кенә бурычларны  чынга ашыруда киң кулланалар. Билгеле булганча, театрны балалар да, өлкәннәр дә ярата. Сәнгатьнең әлеге тармагы кеше күңеленә аеруча да якын, әйтик: балалар шатлана, сабыйларыбыз үзләрен шәхес итеп тоя, ә бу без, педагоглар өчен аеруча да мөһим. Чөнки безнең максат, үсеп килүче буында алга таба атларлык үзендә көч булдыру, аның тормыш ыгы-зыгысында югалып калмаслык итеп тәрбияләү.  Театр дигән галиҗәнап могҗиза илендә балалар образлар, тавыш, буяу аркылы әйләнә-тирә белән танышалар, театраль чара аша балалар яңа хисләр, белемнәр, күнекмәләр, матур әдәбиятка кызыксыну, сүз байлыгы, сөйләм телен үстерү зәвык һәм әхлак тәрбиясе алалар. Нәниләребез театраль чараларда бик теләп катнашалар, алар үз чиратында рольләрен оста итеп башкарырга тырышалар, төрле бәйрәмнәр вакытында әти-әниләр, әби-бабайлар алдында чыгышлары белән сөендерәләр.

    Балаларыбызга әкият илендә чыннан да, мавыктыргыч һәм кызыклы булсын өчен, без әти-әниләребез белән кулга –кул тотынып эшлибез. Бу тарафтан, әти-әниләребезне театральләшкән тамашаларда катнаштыру күркәм бер традициягә  кереп китте дисәң дә була. Алар үз чиратында, балаларның театральләшкән эшчәнлегендә һәрвакыт актив катнаша. Быел да, бакчабызның ”Ачык ишекләр” атналыгында, һәр төркем әти-әнисе үзенең зур сәләте аша курчак театры, сәхнәләштерелгән күренешләр оештырды. Әти-әниләребез-зур ярдәмчеләребез дә,  бармак курчаклары ясауда, өстәл театры булдыруда,сәхнә декорациясе киемнәре булдыруда зур теләктәшлек белдерәләр, спектакльдә рольләр башкарганда партнерлар булалар.Шулай ук иҗади конкурсларда актив катнашалар.

    Театр елы уңеннан, бакчабыз коллективы һәм әти-әниләр район мәдәният йорты сәхнәсендә Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә” спектаклен тәкъдим итте. Әлеге спектакльда бүгенге кон тамашачысын уйландыра торган проблемалар күтәрелгән иде. Әтиләребез –  Ансар Гыйззәтуллин, Рузалин Әскаров, тәрбиячеләребез –  Лилия Габделхакова, Алинә Хәлиуллина, Гөлфинә Әкбирова, музыка җитәкчебез  Гөлфия Шакирова үз рольләрен югары дәрәҗәдә осталык белән, хис-кичерешләрен халык күңеленә үтеп керерлек итеп җиткерә алдылар. Спектакль һәркем күңелендә кабатланмас тәэсирләр калдырды.

    30 апрель көнне бакчабызда «Поликультур мөхиттә театраль эшчәнлек аша  балаларның иҗади сәләтләрен үстерү» темасына балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен семинар булып үтте.Семинарыбызда килгән кунакларга балалар белән ачык эшчәнлекләр, тәрбиячеләр өчен бармак театры курчаклары ясау, декорация бизәү буенча рәсемләү ысулларын куллану, шәүлә театры һәм балаларның  сөйләм телләрен үстерү өчен  эш алымнары буенча мастер класслар, театраль эшчәнлек буенча уеннар һәм Г.Тукай иҗатына багышланган кул эшләре күргәзмәсе ,шулай ук әти-әниләр, педагоглар, балалар катнашында оештырылган инглиз телендә театр тәкъдим ителде. Очрашу бик эшлекле шартларда үтте һәм кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.

 Балачак –  кешенең бөтен тормышына нигез булып тора, тормышының алдагы баскычлары, аның уңыш һәм уңышсызлыклары шушы нигезгә бәйле. Бөек галим, мәгърифәтче, язучы, тарихчы Риза Фәхреддин: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, дип зирәк фикерен язып калдырган. Дөрес,кечкенә чактан ук театр белән шөгыльләнгән һәр бала да артист була дигән сүз түгел.Тик сабый чакта күңел түренә салып куелган бу “орлыклар” балага киләчәктә зур ярдәм итәргә,матурлыкны аңлый белүче,мәрхәмәтле бала булып үсәргә булышыр дип уйлыйбыз.

Гүзәлия Волкова

1 номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев