Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар сәпидтә элдерә, тыюлар онытылган

Беренчесе, Таузар-Түбән Кенә юлында, машина юлыннан баручы сәпидтәге кызлар арттан транспорт килгәнен карамыйча юлга килеп чыкса, икенче шундый ук очрак шушы атнада Көшкәтбаш белән Урта Көшкәт арасында булды.

Мәктәп укучылары җәйге каникулга киткәндә һәрбер әти-әнигә шундый киңәш-йөкләнмә бирелде – 14 яше тулмаган балалар машиналар йөри торган юлларда сәпидтә йөрергә тиеш түгел, йөргән очракта да әти-әни карамагында булырга тиешләр дип. Әллә җәй башында әйтелгән сүз ике ай эчендә онытылды, әллә әти-әни баланың кайда йөргәнен белми, әллә инде балалар бу кисәтүләргә битараф, аңламассың. Тик соңгы берничә атна эчендә генә дә сәпидтә йөрүче балалар катнашында ике күңелсез хәлгә тап булдык. Беренчесе, Таузар-Түбән Кенә юлында, машина юлыннан баручы сәпидтәге кызлар арттан транспорт килгәнен карамыйча юлга килеп чыкса, икенче шундый ук очрак шушы атнада Көшкәтбаш белән Урта Көшкәт арасында булды. Шоферлар игътибарлы булмаса болай итеп йөрүләр ничек тәмамланыр иде икән, уйларга да куркыныч. Тик әти-әниләргә балаларының кайда йөргәннәрен белеп, катгый тыюларны кую бик кирәк. Булганның кадерен югалткач аңлыйбыз, аңа җитәргә язмасын.

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев