Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар әтиләрен куандырды (+фото)

Бүген икенче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркемендә "Әтиләр бәйрәме" булды.

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә бәйрәм чаралары башланды. Менә бүген дә Балтач бистәсенең икенче номерлы балалар бакчасында уртанчы төркем балалары бабайларына, әтиләренә бик матур бәйрәм әзерләгәннәр иде. Бәйрәм патриотик тәрбияви җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Балаларыбыз, алардан да бигрәк тәрбияче апалары нык тырышканнар. Бәйрәм чарасында бабайларга һәм әтиләргә дә "эш" табылды, беркем дә читтә калмады. Балалар хәтта әтиләре белән көч тә сынаштылар - аркан тартыштылар. Нәниләр җиңде, әлбәттә!

Балаларыбыз тәрбияче апалары белән әнә шундый матур, тәрбияви кичә әзерләгәннәр. Барыбыз да - балалар да, бабайлар да, әтиләр дә бик канәгать калдык. Форсаттан файдаланып, шундый матур ял чарасы өчен тәрбияче апаларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Игътибарыгызга хокукый яктан мөмкин саналган фотоларны тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 23 февраль