Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар җәйге ялны көтә

Елның-елында балаларның җәйге ялын оештыруга хөкумәтебез һәм район җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә. Быел да укучы балаларныӊ 55 процентын оешкан төстә ял һәм файдалы хезмәт белэн тәэмин итәргә мөмкин булачак.

Район мәгариф идарәсе аша 1027 бала көндезге мәктәп яны лагерьларында, 290 бала җәйге ял һәм хезмәт лагерында, ә район лагеры "Романтик"та 3 сменада 355 бала ял итәчәк.
Куныр, Арбор мәктәпләреннән кала, барлык төп һәм урта мәктәпләрдә 21 көнлек көндезге мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Гомүми юллама бәясе 2885 сум, әти-әниләргә түләү бәясе 432,81 сум.
Балтач,Чепья, Норма, Балтач гимназиясе, Бөрбаш, Карадуган, Салавыч, Урта Көшкәт мәктәпләрендә җәйге ял һәм хезмәт лагеры эшләячәк. Бу очракта әти-әниләргә түләү юк.
"Романтик" район лагерыныӊ 3 сменада эшләве каралган. Беренче смена 15 июньдә ачылачак. 7 көн дәвамында балалар лидерлык серләренә өйрәнәчәкләр. Юллама бәясе 4698 сум. Әти-әниләр 704,76 сум түләячәкләр. Икенче смена 21 көн: 23 июньнән 13 нче июльгә кадәр булачак. Бу сменада бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән 100 бала һәм төрле оешмаларда эшләүчеләрдән 10 бала ял итә алачак. Юллама бәясе 14078,4 сум. Әти-әниләр 2111,76 сум түләячәк. Өченче смена - профильле, анда балалар өчен патриотик тәрбия бирү юнәлешендә төрле чаралар үткәрелчәк. Ул 18 көн, 15 июльдән 1 августка кадәр дәвам итәчәк. Юллама бәясе 12081,6 сум. Әти-әниләр 1812,24 сум түләргә тиеш булачак. Беренче һәм өченче сменада ял итәргә теләүчеләр өчен заявкалар мәктәпләр аша бирелә. Икенче сменада ял итүчеләр өчен гаризаны әти-әниләре эшләүче бюджет оешмалары аша бирә ала.
Яшьләр эше һәм спорт бүлеге аша 3-9 августта "Хыял" палаткалы лагерында 60 бала ял итә алачак. Эшкә урнаштыру һәм мәшгульлек үзәге төрле оешмалар белән килешү төзеп, 230 баланы түләүле эшкә урнаштырырга мөмкинлеге бар. Аз керемле гаиләләр исә район социаль яклау бүлеге аша балаларын бушка санаторийларда ял иттерә алачаклар.
Ял итү лагерьларында 7-16 яшькә кадәрге балалар ял итә алачак. Бала 16 яшьтән олы булса һәм Россиядән читтәге лагерьларда ял итсә, әти-әниләре бу очракта салым декларациясе тутырырга тиеш булалар.
Балаларын файдалы ял белән тәэмин итәргэ теләгән әти-әниләр, бүгеннән үк мәктәпләргә, район мәгариф идарәсенә, район башкарма комитетыныӊ яшьләр эше һәм спорт бүлегенә мөрҗәгать итеп, бала турында белешмәләр нигезендә , гариза бирә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250