Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар ышанычлы кулларда

Норма урта мәктәбенеӊ 2нче "б" классы җитәкчесе Зөһрә Кадыйрова хакында Әти-әниләрдән матур фикерләр генә ишетәсеӊ.

Ул һәр көнне сәгатъ 7дән класста балалар белән эшен башлап җибәргән була. Алданрак килгән балаларга өстәмә рәвештә дәресләр аңлата, ярдәм итә.Уку кабинетында чиста, кирәкле уку әсбаплары, стендлар белән тулыландырылган, гомүмән, уку-укыту өчен мөмкинлекләр җитәрлек.
Укучылар Зөһрә апаларын үз итәләр, яраталар. Озынайтылган көн группасында эшләүче Гөлирә Әхмәдиева да балаларныӊ яраткан, ихтирам иткән укытучылары. Монда дәрестән соң да төрле чаралар еш уздырыла. Әти-әниләрне, әби-бабайларны да чакырып уздырган чаралары да күп.
Әле менә әтиләр һәм бабайлар барып бик күңелле ял итеп, балалар өчен сөенеп кайттык. Матур итеп киенеп килгән балалар җыр-биюләре, сөйләгән шигырләре белән хисләрне кузгаттылар. Әтиләр һәм бабайлар үзләре дә уеннарда катнаштылар. Балалар белән бергә ярышып, күңел ачып кайттык.
Үз эшләренә чың күңелдән бирелгән менә шундый ихтирамга лаек ханымнарыбызныӊ барысын да якынлашып килүче 8нче Март белән котлыйбыз.
2нче "б" классы укучылары әтиләре исеменнән Хөрмәтулла ГАТАУЛЛИН.
Фото: http://bom-bom.ru/detiam/stihi-i-pesni/korotkie-stihi-k-8-marta-uchitelnitse.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250