Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар йөрәк җылысы бүләк итте (+фото)

Районыбызның белем һәм тәрбия бирү учакларында бу атнада Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган матур чаралар үткәрелде.

Кичә шундый күңелле һәм бик эчтәлекле бәйрәм Балтач урта мәктәбенең 1а сыйныфында да узды. Сыйныф җитәкчесе Рәзинә Галимуллина белән озайтылган көн тәрбиячесе Лилия Җамалиева балаларның гына түгел, әниләрнең дә сәләтләрен ачты.
Бәйрәм барышында әниләр һәм әбиләргә багышлап матур-матур шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды, биюләр тамаша кылынды. Әниләр дә тик кенә утырып тора алмады, кызлы әниләр үз кызларын күзләрен бәйләгән килеш танып белергә тиешләр иде, ә инде малайлар киресенчә, күзләрен бәйләп, үзләре әниләрен танып белделәр. Егетләр үстерүче әниләр улларын тизлеккә киендерү ярышында да катнашып уздылар, уллары белән кара-каршы басып матур сүзләр әйтү уенында да катнаштылар. Ә инде кызлы әниләр түгәрәк буенча тизлеккә уенчык йөртеп, ахырдан җиңүче калган әни татарча бию бүләк итәргә тиеш иде. Көтелмәгән сюрприз булып, әтиләр исеменнән бер әтиебезнең чәк-чәк белән сыйлап, матур теләкләр җиткерүе булды. Әйе, без әле беренче сыйныфта гына, ләкин инде безнең балалр дус-тату һәм бердәм. Алга таба да шундый матур бәйрәмнәрне тамаша кылып, балаларыбызның осталыклары өчен сөенеп яшәргә язсын! Рәхмәт сезгә укытучылар һәм балалар шундый матур бәйрәм өчен, йөрәк җылыгызны бүләк иткәнегез өчен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев