Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балаларда сезнең дәвам (+фото)

Сукмак…Ул җиргә  салынган иң тәүге эз. Калганнары  шуннан үсеп, шуннан зурая.

 Бала күңелендә беренче  эз  калдыручы, якты киләчәккә кул сузучы укытучы белем иленең беренче баскычыннан ук бала белән  кулга-кул тотынып, бергә атлый. Югары  белемле, нәниләрне хәреф танырга, язарга өйрәтеп, белем иленең  катлаулы  беренче  баскычыннан укучылары  белән  кулга-кул тотынышып үтәргә сәләтле, кирәк икән якын дус та, сыйныфташ та, кирәк икән киңәшче дә була белүче Алсу Хәкимҗанова шундыйлардан.  Ул бөек,  искиткеч олы йөрәкле кеше. Балаларның әти-әниләре генә түгел, әби-бабайлары да аңа зур рәхмәтле. Кайчак аптырап та куясың: ничек бу кеше күңеле  шулкадәр нур, шулкадәр җылылыкны сыйдыра ала? Аның шушы җылылыгы, балаларны үзенеке кебек итеп яратуы аркасында гына укучыларда укуга, иртәгесе көнгә ышаныч көчле.

 Кызганыч, уку елы да ахырына  якынлашты. Саубуллашу бик моңсу. Безнең һәр көнебез «Ничек соң хәлләр, матуркайлар?" соравыннан  башлана иде. Ул тавыштагы матурлык, наз.

  Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр бит ул –  укытучы хезмәте.  Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә, Сез  үзегезнең  җаныгызны телем-телем кисәкләргә телеп балаларга өләшәсез. Укытучы сүзен һәркем  йөрәк түрендә йөртә, чөнки ул безнең  һәрберебезгә  ныклы  белем, тәрбия биреп, зур тормыш юлына озата. Кеше күңеленә гыйлем нуры, әхлаклылык чаткылары салу – укытучы гына эшли ала торган изге гамәл.

 Кешелек  мең  еллар  буена  ялгыш-ялгыша, авызы пешкәч, өреп каба-каба тормыш  тәжрибәсе  туплаган. Укытучылар да, кешелекнең озын юлында аның киләчәге өчен тәжрибә туплаучылар.

 Укучылар вакытлар узу белән үз укытучысына, сыйныф җитәкчесенә охшый, диләр. Бу чыннан да, шулай. Кечкенә артистлар,  җырчылар, гади, яхшы кешеләр – болар барысы да Сезнең дәвам.

  Сезнең күзләрегездә беркайчан да сүнми торган яктылык нуры, сезнең йөрәкләрегездә йөзәрләгән бала йөрәгенә ялкын кабызучы мәңгелек ут, сезнең кулларыгыз да ана куллары кебек йомшак, сүзләрегез дә назлы, ягымлы. Сез гаҗәеп талант кешесе, акыл иясе. Сез – чын укытучы!

          Балтач гимназиясенең 4 Б сыйныфының барлык әти-әниләр исеменнән Венера Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин, Алсу ????? Ул безнең гел-гел шундый иде. Аны башкача күз алдына да китереп булмый. Сәламәтлек сиңа. Хаман шундый булып кал. Яратабыз сине