Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балаларда сәләт күреп, канат куючы шәхес

Балтачның 4нче номерлы балалар бакчасына баласы йөргән һәркем Марина Михайловнаны бик яхшы белә. Еллар үтү белән дә аның балалар өчен бөтен җанын биреп эшләвен ассызыклыйлар.

Балалар бакчасында озак еллар эшләүче тәрбияче күп еллар балаларга бию өйрәтеп, аның серләренә төшендереп, гимнастикага мәхәббәт уятып эшләде. Ә бүгенге көндә ул мәктәпкәчә хәзерлек төркеме тәрбиячесе. - Һәрбер баланы да шундый яратам мин, алар безнең шундый акыллылар, - дип сөенеп әйтә ул.

Берәр бәйрәм җитә башладымы, Марина апа грандиоз планнар белән яна башлый, аның фантазиясенә сокланырлык. Балалар күңелендә искиткеч булып сакланып калырга тиешле бәйрәмнәргә ул бөтен күңелен биреп әзерләнә һәм әти-әниләрдән дә кабатланмас костюмнар белән балаларны әзерләүне көтә. Карап торышка таләпчән, ләкин балаларның киләчәген уйлап, аларны пөхтәлеккә өйрәтүдән алып тәрбияләүче Марина Михайловнабыз белән без бик горурланабыз. Тырыш хезмәтенә олуг бәя буларак бирелгән РФ Мәгариф министрлыгының Мактау таныклыгы белән тәрбиячебезне ихластан котлыйбыз. Киләчәктә дә үз эшеннән тәм табып, уңышларга ирешеп эшләргә язсын. Гаиләгездә тигезлек һәм бәхет гомерлек юлдашыгыз булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев