Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балаларга багышланган гомер (фото)

Талантлы укытучы үз белемен балаларга аңларлык итеп җиткерә белә, авырлыкларны җиңәргә өйрәтә, бала күңелен сизә, аңлый.

Укытучы – ул изге һөнәр. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында дип зур киңәшмәләрдә биек трибуналардан еш сөйлибез. Әмма җәмгыять тарафыннан кеше тормышында укытучының роле һәм урыны тулысынча бәяләнгән дип әйтеп булмый. Укытучы исеменә лаек булу ул – зур бер батырлык дип әйтер идек. Бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр.

Элегрәк, бу профессия вәкилләрен зурлап, мөгәллимнәр, дип атаганнар. Аңлашылганча, бу атама галим, гыйлемле, белемле дигән мәгънәне чагылдыра. Заманалар үзгәрсә дә, белем бирүдә, мәктәп тормышында, яңа буын тәрбияләүдә укытучы төп кеше булып кала. Юкка гына 2023 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә «Педагоглар һәм остазлар елы» дип игълан ителмәде. Бу нисбәттән, безнең редакциябез дә бу мәсьәләгә игътибарны юнәлтеп, агымдагы ел барышында районыбыз мәгариф тарихын барлап, укытучылар династияләре белән таныштырып, бүгенге укытучыларның хезмәтен калку итеп күрсәтү бурычын максат итеп алды.

Талантлы укытучы үз белемен балаларга аңларлык итеп җиткерә белә, авырлыкларны җиңәргә өйрәтә, бала күңелен сизә, аңлый. Моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәк. Һәр кеше мәктәптә белем һәм тәрбия ала, һәр кешенең «менә ул чын укытучы» дип атарлык остазлары бар. Аны еллар үткән саен сагынып искә алабыз, гомер буе аңа рәхмәт укыйбыз.

Укытучы булу җиңел түгел, моны һәркем белә. Мөгаллим ул – гомере буе укый, өйрәнә, укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә белүче, көчле ихтыярлы, сабыр кеше. Ул балаларны яратучы, хөрмәт итүче, барачак юлларында маяк булып торучы изге зат.

Бала күңеленә изгелек орлыклары чәчкәндә, бөтен тормыш тәҗрибәңне, белемеңне балаларга бирергә, күңел җылыңны өләшә белергә дә, таләпчән дә булу кирәк. Ә бу күпләргә җиңел генә бирелми, бу очракта сабырлык, максатчан булу сорала. Ә инде бу вазифаның авырлыгын укытучы әниеңнең, әтиеңнең, туганнарыңның көндәлек башкарган хезмәтендә күрү һәм аны үзеңнең дә тормыш юлың итеп сайлап алучылар, укытучылар династиясен дәвам иттерүчеләр аерым зур ихтирамга лаек.

Ә андый династияләр, берничә гасыр үзләренең профессияләрен балаларына, оныкларына тапшырган олы җанлы мөгаллимнәр бихисап безнең районда. Бөтенрәсәй мәгариф профсоюзының Балтач районы территориаль оешмасы җитәкчесе Резеда Гаязова башлангычы белән барланган гомуми педагогик стажы 100 елдан алып 500 елга кадәр исәпләнгән районда шундый 40тан артык династия бар. Төп чыгышлары Норма авыл җирлегеннән булган Габделхәй Сөләйман улы Сөләймановлар, Гариф Зәки улы Ибраһимовлар, Субаш җирлегеннән Антон Митрофанов гаиләләренең гомуми педагогик стажлары 500 елдан артык санала.

Мөгәллимнәр турында район, авыллар тарихларына багышлап нәшер ителгән китапларда күп материал табарга була, аларны барлап, без сезнең ярдәм белән, хөрмәтле укучы, аларның тормыш юлын, районыбыз тарихын тагын бер кат искә төшереп алырбыз. Бу очракта түбәндәге авторларның төп  хезмәтләрен искә алып, аларның хезмәтләре алдында баш иябез:

Ике томлык Балтач район энциклопедиясе һәм «Кариле» китаплары, һәм башка бик күп китаплар авторы, үзе дә хезмәт юлын укытучы булып башлаган Гарифҗан Мөхәммәтшин, «Мәгърифәтле Таузар иле», «Себер юлы серләре» китаплары авторы, Татарстан һәм Россия мәктәпләренең атказанган укытучысы Бакый Зыятдинов, «Алгарыш ташкыны. Ак җилкәннәр» һәм башка китаплар авторы, СССР халык мәгарифе отличнигы Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов, «Тирән тамырлы Түнтәрем», – авторы Рәфхәт Зарипов. Шушы хезмәтләр арасында нәкъ менә совет чоры мәгарифенә, укытучылар язмышына багышланганы Мәгъсүм ага Мөхәммәтҗановның китабы икәнен ассызыклап узарга кирәк. Бу зур хезмәтнең кереш өлешендә язылган автор сүзләрен китерү урынлы булыр:

«Беренче совет чоры мөгаллим һәм мөгаллимәләренә наданлык киртәсен үтәргә, сүтәргә һәм яңа сукмак, яңа юл – белем юлын салырга туры килгән. Кемнәрдер салган әзер сукмаклардан атлап китмәгәннәр алар. Укытучы дигән исемне югары тотарга тырышканнар. Аны беркайчан да тапландырмау өчен һәммәсен дә эшләгәннәр. Хәтта яшәү кагыйдәләренә, милли традицияләргә, гаилә тәртипләренә, шәхси тормышларына зарар китереп булса да. Алгарыш ташкынын алга, киләчәккә алып баручы ак җилкәннәр алар!

Мәктәп авыл жирендә балаларга белем һәм тәрбия бирү белән генә чикләнмичә, авылның зәвыгын тәрбияләү, аның мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүне дә үз вазыйфасына алган. Ягъни, укытучы балаларны гына түгел, милләтебезне дә укытты һәм тәрбияләде.»

Газета битләрендә язмалар чыга башлагач, фикерләр дә туар, кемнәрдер хаксызга онытылып та калган булырга мөмкин, шуларны искә алып, аралашу җаен табарга иде. Хат юллаган очракта редакциянең baltasiRed2005@yandex.ru электрон адресы буенча җибәрелсә, күпкә уңайлы булыр, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы