Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балаларны бакчага урнаштыруда тәртип бар...

Коррупциягә каршы ил белән

Электрон рәвештә балаларны бакчага урнаштыру республикабызда 2011 елдан эшли башлады. Шушы вакыт аралыгында электрон рәвештә чиратка басу, баланы урнаштыру тәртибенә үзгәрешләр кереп барса да, аның асылы – кемнеңдер ихтыярына буйсынмыйча, чиратка басу, баланы бакчага урнаштыру тәртибе саклана һәм бу коррупциягә ышанычлы киртә булып тора.

Балтач муниципаль районында бүгенге көндә 17 балалар бакчасы, 16 башлангыч мәктәп балалар бакчасы комплексы, 9 урта һәм төп мәктәп эчендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемнәре эшләп килә. Бакчаларда барлыгы 1700 мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләнә, бакчага урнашу өчен чиратта 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге 224 бала тора. Балаларны яңа төркемнәргә туплау вакыты җитеп килә, хәзерге вакытта балалар бакчаларында мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән чыгарылыш кичәләре бара. Баланы балалар бакчасына чиратка куйган вакытта еш бирелүче сорауларга балаларны мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү учреждениеләренә исәпкә кую муниципаль хезмәте күрсәтү белгече, мәгариф идарәсе методисты Гарипова Индира Рәшид кызы җавап бирә:

– Индира Рәшидовна, балаларны бакчага урнаштыру нидән башлана?

– Баланы бакчага урнаштыру өчен иң элек чиратка басарга кирәк, ә моның өчен Россия Федерациясенең Дәүләт хезмәте күрсәтү («Госуслуги РФ») порталы аша, шулай ук мәгариф идарәсенә килеп гариза калдырырга яки күпфункцияле үзәк (МФЦ) аша гариза биреп була. Гариза тутырганда баланың туу турындагы таныклыгы, әти яки әнисенең паспорты, адресны дөрес күрсәтү сорала. Россия Федерациясенең Дәүләт хезмәте күрсәтү порталы аша биргән очракта гаризаның статусы үзгәрүен карап тору мөмкинлеге бар. Әгәр аңлашылмаучанлык килеп чыкса, мәгариф идарәсенә шалтыратып белешә аласыз.

– Балалар бакчаларына мәктәпкәчә яшьтәге балаларны яңа төркемнәргә туплау кайчан башлана?

– Балалар бакчаларында яңа төркемнәр туп-лау вакыты 1 июньнән алып 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Яңа төркемнәргә 1 сентябрьгә 1,5 яшь тулган мәктәпкәчә яшьтәге балалар керә. Бакчага җибәрелгән балалар исемлеге, гаризада күрсәтелгән балалар бакчасына электрон система аша җибәрелә һәм әти-әниләргә хәбәр ителә.

– Баланың башка балалар бакчасына күчү мөмкинлеге бармы?

– Гариза биргән бакчадан башка балалар бакчасына күчү мөмкин. Моның өчен мәгариф идарәсенә килеп гариза язу кирәк. Үзегез белән баланың туу турында таныклыгын һәм әтисенең яки әнисенең паспорты кирәк була.

– Ташламалы чират бармы һәм ул кемнәргә каралган?

– Баланы ташламалы чиратка кую күпбалалы гаиләләргә, полиция, прокуратура хезмәткәрләренә, инвалид балаларга, әтисе яки әнисе инвалидлык статусына ия булучыларга каралган.

– Балалар бакчасына чиратка куйганнан соң, чиратта ничәнче торганны күреп буламы?

– Хәзерге закон таләпләренә һәм балалар бакчасына кабул итү буенча регламент нигезендә, балалар бакчасына бирелгән гариза чиратын әти-әнигә, бакча мөдиренә карап бару мөмкин түгел. Коррупция факторларыннан саклану өчен АИС «ЭДС» системасы башка күзәтчелек органнары белән тикшерелә.

Сораулары булган әти-әниләр Балтач районы мәгариф идарәсенә 2-52-75 телефон номеры аша мөрәҗәгать итә алалар.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чират