Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балаларны фельдшер-акушерлык пунктында укытмакчылар...

Ата-аналарны бигрәк тә туберкулез белән авыручыларның да шунда булуы борчый.

Әле күптән түгел генә Кыргызстанның бер авылында мәктәп авария хәлендә булу сәбәпле, балаларның тимер вагончыкларда укырга мәҗбүр булуы турында язган идек. Томск өлкәсендәге укучыларга аннан да хәтәррәк шартларда белем алырга туры килүе билгеле булды.

Томск өлкәсенең Суйгинск мәктәбе укучыларына быелгы уку елын урындагы фельдшер-акушерлык пунктында үткәрергә туры киләчәк. Авылдагы бердәнбер мәктәп авария хәлендә булу сәбәпле, чиновниклар балаларны дәваханәгә урнаштырырга булган.

Укучыларның әти-әниләре белдерүенчә, балалар укый торган урын медучреждениедән шкаф һәм ширма белән аерылып куелган. Бина эчендә бәдрәф юк, бөтен җиргә җилем исе таралган, шулай ук, балаларны тукландыру мәсьәләсе дә хәл ителмәгән. Бирегә көн дә иртән туберкулез белән авыручылар килә икән. Ата-аналарны бигрәк тә менә шунысы борчый.

Ата-аналар балаларны өйдә укыту өчен тарткалаша. Мәктәп җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Елена Чуасова белдерүенчә, әлегә учреждение лицензия алу процедурасын үтә, шуңа да укучыларны бер атнага ялга җибәргәннәр.

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл мәктәбе