Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Балаларның сәламәтлеге – киләчәк буынның сәламәтлеге" (фото)

Кеше өчен иң кадерле әйбер - ул сәламәтлек. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе. Сәламәт булганда гына кеше үзенең теләк омтылышларына ирешә ала, хезмәт шатлыгын, уеннар физик күнегүләр шатлыгын тоя ала, тирә- юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша. Шуңа күрә әлеге тема һәрчак актуаль булып кала.

Без дә үзебезнең Карадуган балалар бакчабызда әти-әниләргә багышланган "Сәламәтлек иленә сәяхәт" конференциясен уздырдык. Конференцияне мөдиребез Зөһрә Фәритовна ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында "Сәламәт бала- гаилә нигезе " дигән гыйбарәгә тукталып үтте.

Бакчабызда эшләүче хезмәткәрләрнең балаларның сәламәтлекләрен ныгыту өчен төрле чаралар үткәрүләрен ассызыклады. Конференцияне Наҗия Хайруллина үзенен аһәңле тавышы белән риваятьләр сөйләп, әти- әниләргә сәламәтлек буенча сорауларга җаваплар эзләтеп, күңелле итеп алып барды.

Музыка җитәкчесе Илһамия Васильева мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән степ-платформа физкультура эшчәнлеген күрсәтте. Балалар үзләренең сыгылмалылыклары, гәүдә тотышлары, авыр күнегүләрне дә җиңел итеп башкарулары белән таң калдырдылар.

Уртанчылар, зурлар төркеме балалары сәламәтлеккә багышланган эчтәлекле, күңелле шигырьләр сөйләделәр. Шәфкать туташыбыз Ләйлә Зиннәтова сенсор бүлмә эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Видео роликлар күрсәтте. Өлкән тәрбиячебез Эльмира Галимова уртанчылар төркеме балалары белән "Кояш" уен гимнастикасы ясатты. Кояш нурлары эчендәге ташлардан, төймәләрдән йөрделәр. Аяк мускулларына массаж ясадылар. Балалар бик кызыксынып, тәрбияче апаларының кушканнарын үтәп, гимнастиканың бар шифасын алырга тырыштылар. Әти-әниләр дә читтә калмады. Алар да "Үрдәк бәбкәләре" дигән видео-гимнастика ясап, күңелләрен күтәрделәр.

Икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Зилә Әнәсовна әти- әниләрнең өйдә бала белән сәламәтлекне ныгыту өчен нинди эшләр башкаруын, презентация күрсәтеп җөпләп сөйләде. Сорау бездән, җавап сездән дигән видео-интервью күрсәтелә. Бу интервьюда Мингазова Фәйрүзә, Хашимова Гөлүзә, Шакирҗанова Рафилә, Нуриева Гөлшаһидә өйдә балаларының сәламәтлеген ныгыту, кайгырту өчен нәрсә башкаруларын аңлатып, күрсәтеп сөйләделәр. Бу интервью башка ата- аналарга үрнәк, киләчәккә уйланырга сәбәп булгандыр.

Конференциянең төп мәгънәсен, асылын ачучылар булып: район үзәк хастаханәсенең Карадуган җирлеге буенча балалар педиатры Наилә Мухаметовна үзенең чыгышында прививка нәрсә өчен кирәк? Аның нинди төрләре була? Аны кайсы вакыт аралыгында ясату үзенчәлеген җентекләп сөйләде. Әти-әниләрнең игътибарлы булуларын ассызыклап үтте, киңәшләрен, тәкъдимнәрен бирде. Районыбызның балалар теш табибы Лилия Минсалиховна тешләрне карау, вакытында дәвалау, чисталык үзенчәлекләрен ачты. Тешләрнең чыгуына, төшүенә, бозылуына һәрдаим игътибарлы булырга өндәде. Тешләрне саклау буенча үзенең киңәшләрен әйтте. Ата- аналар биргән сорауларга төгәл, дөрес җавапларын җиткерде.

Табибларыбызга да аерым рәхмәт әйтәсебез килә, чөнки үзләренең бетмәс-төкәнмәс эшләреннән аерылып, вакыт табып, тәкъдимнәрен, киңәшләрен биреп үтүләре өчен.

Санаулы минутлар узып та китте. Ә үзебезгә күпме мәгълумат, бихисап сорауларга җаваплар эзләп таптык.

Балаларның сәламәтлеге - киләчәк буынның сәламәтлеге дигән сүз. Әти- әниләрне хәзерге заман кешеләрен дә сәламәтлек мәсьәләсе битараф калдырмасын иде.
Карадуган балалар бакчасы укытучы-логопеды Габдрахманова Әкълимә Сәидгәрәевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250