Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балаларның җәйге ялын оештыру буенча "кайнар линия" эшли

Россия Иҗтимагый палатасы базасында балаларның җәйге ялын оештыруда хокук бозу очракларына юл куймау максатыннан "кайнар линия" эшли башлады.

Балалар, әти-әни һәм лагерь хезмәткәрләре ярдәм сорап 8 (800) 737-77-66 телефон номеры буенча шалтырата ала. "Кайнар линия" белән элемтәгә керү Россиянең һәр төбәге өчен дә бушлай оештырыла. Шулай ук Иҗтимагый палата сайтында сорауларны электрон формада да калдырып була.
Гражданнарның мөрәҗәгате тәүлек буе кабул ителә. "Кайнар линия" операторлары сорауларны дүшәмбе - пәҗешәмбедә - 9:00-18:00, җомгада - 9:00-16:45 сәгатьләрдә кабул итеп алса, башка вакытта,ял һәм бәйрәм көннәрендә электрон формадан файдаланырга була.
"Кайнар линия" Роспотребнадзор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы һәм РФ Генераль прокуратурасы җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә торачак. "Кайнар линия"не 1 сентябрьгә кадәр эшләтергә ниятлиләр.

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250