Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балаларыбыз бүре булмасын  яки үз үрнәгебездә матур тәрбия бирик

Бүгенге көн балаларының күпчелегендә әдәп ягы бик аксый

Балтач урта мәктәбенең ишекләре әти-әниләр өчен һәрвакыт ачык: баласының белеме, үз-үзен тотышы белән кызыксынасы килсә,  һәркем дәресләрдә катнаша ала.

Мин дә үземнең укытучы булып эшләгән елларымны искә төшереп, балаларыбызның  нинди укучы икәнен белер өчен мәктәпкә бардым. Ишектән килеп керүгә үк вахтада кизү торучы ханым кем булуым, нинди максат белән килүемне кызыксынды. Үзем белән таныштырып, кайсы сыйныфның әти-әнисе булуымны әйткәч, эчкә уздырды.  Мин килгәндә дәрес вакыты иде. Озак та үтмәде кыңгырау чыңлады. Тынлык хөкем сөргән коридорлар балалар авазына күмелде. Сыйныф җитәкчебез мине дәрес буласы кабинетка озатып куйды. Дәрескә укытучыдан да артык дулкынланып кердем. Балалар өчен йөзем кызармасмы? Укучылар дәрестә ничек катнашыр? Сорауларга җавап бирә алырлармы? Әмма 45 минутның үткәнен сизми дә калдым. Балалар белән үзем дә әлеге теманы кабаттан өйрәндем. Укытучының  теле йөгерек, үз фәнен бик яхшы белә, класс белән эшләү күнекмәсе югары.  Әмма балаларыбызның әдәп ягы бик аксый икән әле. Хөрмәт дигән олы хис барлыгын да өйрәтеп  бетермәгәнбез шикелле.

Балалар белән мәктәптә генә түгел, урамда да еш очрашырга туры килә. Иң беренче чиратта, хәзерге заман балалары исәнләшә белми. Җәмәгать транспортында өлкәннәргә урын бирү мәсьәләсе дә бик аксый әле. Сүз дә юк, бер генә кешенең дә үз баласы турында начар сүз ишетәсе килми. Һәркемгә үз баласы бик якын һәм кадерле. Начар гамәлләр кылулары турында сөйләшкәндә дә күпчелек әти-әни чәчрәп үз баласын яклап чыга. Берьяктан караганда шулай булырга тиеш тә, үз балаңны үзең якламасаң, кем яклар? Әмма, иң беренче чиратта, һәрчак килеп туган хәлне төптән анализлау кирәктер. Кайбер әти-әниләрнең балалар янында ук укытучы турында начар фикерләр әйткәнен ишеткәнем бар. Юкса, мәктәпкә, укытучыга карата мәхәббәтне дә, нәфрәтне дә без– әти-әниләр тәрбиялибез бит. Гаиләдә әти-әни ике-өч баланың тәрбиясен ныклы контрольгә ала алмаганда, укытучы ничек итеп 25-30 баланы тәрбияләп бетерсен, ди. Тәрбиянең башы гаиләдә. Менә шуны  онытмаска кирәк.

Замана алга барган саен, буыннар яшәрә. Хәзерге чор әти-әниләренең  таләпләре башка:”Эше шул, укытсын, акча ала бит. Нигә балага начар билге куйган? Партадашы күпкә яхшы укый мени, нигә аңа бишле?” кебек таләп һәм сораулар еш яңгырый. Бала мәктәпкә гаиләдә алган башлангыч тәрбия белән килә, ә укытучы аны камилләштерүче генә. Татар халкында бик мәгънәле әйтем бар, бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр. Балаларыбыз бүре булмасын иде. Аларга үз үрнәгебездә матур тәрбия бирик.

Руфия Закирова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия