Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Баланы төртеп еккан тәрбияче эшләгән Арча балалар бакчасын прокуратура тикшерә.

Педагог малайны күтәрә һәм яңадан кискен рәвештә өстәлгә утырта.

 Бу хәл 8нче балалар бакчасында декабрь урталарында ук булган.

Арча балалар бакчасында прокуратура тикшерүе бара. Тикшерүнең төп сәбәбе — тәрбияченең баланы этеп җибәргәнен төшергән видео. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдәге пабликларның берсендә кулланучылар Арчаның 8нче балалар бакчасы тәрбиячесеннән зарланган. Аларның сүзләренә караганда, ул балалар белән артык рәхимсез мөгамәләдә. Хәбәргә шулай ук видеоролик та беркетелгән, анда тәрбияче бер сабыйны аркасыннан этеп җибәрә, шуннан соң бала егыла. Педагог малайны күтәрә һәм яңадан кискен рәвештә өстәлгә утырта.

«Республиканың Арча районы прокуратурасы бу факт буенча тикшерү үткәрә. Нигезле дип табылса, тиешле прокурор реакциясе чаралары күреләчәк», — дип сөйләде агентлыкка Руслан Галиев.

http://saby-rt.ru/news/khvef-khtr/balany-trtep-ekkan-trbiyache-eshlgn-archa-balalar-bakchasyn-prokuratura-tiksher

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакча