Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясе – Гран-при иясе (фото)

«Тату сыйныф сер-ләре» 2017 елдан бирле Җөмһүриятебезнең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелеп килүче чара – ата-аналар комитет-ларының республика бәйгесе.

«Тату сыйныф сер-ләре» 2017 елдан бирле Җөмһүриятебезнең Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелеп килүче чара – ата-аналар комитет-ларының республика бәйгесе. Бәйгенең максаты – белем бирү оешмаларында тәрбия эшчәнлеге белән тыгыз элемтәдә торучы ата-аналар комитетларын ачыклау һәм алдынгы эш тәҗрибәләрен популярлаштыру. Чыгышларда без укытучылар белән әти-әниләрнең тыгыз элемтәсен күрдек, миллилекнең, гореф-гадәтләрнең саклануына сокландык.

Гран-прига бик яхшы күргәзмәләр һәм чыгыш әзерләгән Балтач гимназиясе әти-әниләре комитеты лаек булды. Алар шулай ук зона ярышында катнашып, 1нче урын яуладылар.

Урта мәктәпләр арасында 1нче урында – Норма, 2нче урында – Нөнәгәр, Түнтәр, 3нче урында – Карадуган, Куныр, төп мәктәпләр арасында 1нче урында – Сосна, 2нче урында – Шеңшеңәр, 3нче урында Арбор, Пыжмара командалары.

«Безнең күңелле сыйныф» номинациясендә Балтач урта мәктәбе, Кенә төп мәктәбе, Салавыч күппрофильле лицее; «Иҗади сыйныф» номинациясендә Кече Лызи урта мәктәбе, Шубан төп мәктәбе, Чепья урта мәктәбе, Смәел урта мәктәбе; «Иң бердәм сыйныф» номинациясендә Яңгул, Бөрбаш, Урта Көшкәт урта мәктәпләре, Субаш төп мәктәбе бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тату сыйныф серләре