Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач гимназиясендә «Аҗаган» уены узган (фото)

«Аҗаган» — патриотлар уены

Бүгенге көндә кешеләр арасында патриотизмны үстерү кирәклеге бик мөһим бурыч булып тора. Аның өчен төрле дәресләр, бәйгеләр һәм чаралар уздырыла. Безнең Балтач гимназиясе дә моннан читтә калмады. Бу елны да Балтачта урнашкан «Сабантуй» ял паркында гимназиябез тарафыннан «Аҗаган» уены үткәрелде.

Бу чарада 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Һәр сыйныф, бер-берләреннән аерылып торыр өчен, үзенчәлекле погоннар ясап, җилкәгә эләктерде. Мәктәп директоры «Аҗаганның кагыйдәләрен сөйләгәннән соң, ярыш башланды. Кагыйдәләр буенча һәр сыйныф төрле сынауларны үтәргә тиеш иде. Сынаулар арасында: «Шифрлау», «Тычкан капкыны», «Медпункт», «Граната ату» дип исемләнгән һәм башка уеннар булды.

Бу сынауларны үтәр өчен, һәр сыйныф бик күп көч куйды. Әлбәттә, дус-тату, бер-беренә ярдәм итә торган, кыю кызлар-егетләр булган сыйныфлар «Аҗаган»да беренче, икенче урыннарны яулый алдылар. Чөнки алар иң мөһимен, бердәм булырга кирәклеген вакытында аңлап ала белделәр. Берлек кайда — көч шунда.


Көч-куәт таләп итә торган уеннардан, авыр булган сынаулардан соң һәр сыйныф укучысы алтын куллы әти-әниләр пешергән бәрәңге боламыгы, ит, коймак һәм башка телне йотарлык тәм-томнар белән авыз итеп, рәхәтләнеп ял иттеләр. Аннан соң да әле «Сабантуй» ял паркында уеннар, елмаю-көлешүләр озак дәвам итте.

Гарифуллина Язилә

 Балтач гимназиясенең 5 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аҗаган