Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбе кызлары «Минем мәктәп» бәйгесе җиңүчеләре. Котлыйбыз!

Бәйгедә җиңү яулаган 6 «В» сыйныфы укучылар педагогик сыйныфы булып санала.

«Сабантуй» журналы битләрендә ел дәвамында Республикабызның төрле белем йортлары белән «Минем мәктәп» сәхифәсендә танышырга мөмкин иде. Бәйгенең шартлары буенча, мәктәп укучылары үзләренең белем йортлары белән таныштырып инша язарга һәм видео төшерергә тиеш иделәр. Бәйгедә унга якын мәктәп катнашты.

Гөлчәчәк Гыйләҗева җитәкчелегендәге Балтач урта мәктәбе үз укучыларының уңышлары белән генә түгел, мәктәптәге чисталыгы, тәртибе белән дә сокландырды. Мәктәп китапханәсе, музее белән дә якыннан таныштык. Бүгенге көндә мәктәптә 800дән артык укучы белем ала, тырыш, һәръяктан яңалыкка омтылучы 70ләп мөгаллим белем бирә.

«Бездә төрле милләт балалары, татар, рус, удмурт, мари һәм башка милләтнең укучылары укый. Балаларның белемен, сәләт-талантларын ачу өчен барлык шартлар да тудырылган. Укытучылар коллективы да бердәм, белемгә омтылучан. Бәйгеләрдә, олимпиадаларда, имтиханнарда да сынатмыйбыз. Балалар өчен мәктәбебездә төрле түгәрәкләр эшли. Уңышларыбыз да горурланырлык», — ди, шушы мәктәптә 9 нчы ел директор булып эшләүче Гөлчәчәк Фидаил кызы.

Мәктәп — Гөлчәчәк ханымның тормыш рәвеше икәнлеге аның һәр хәрәкәтеннән, эшеннән хәтта янып торган күзләреннән үк сизелә. Бер карыйсың, ул укытучылар янында, икенче карыйсың, укучылары, ә шул арада телефоннан мәктәптәге хуҗалык эшләрен дә тиз генә хәл итә.

Бәйгедә җиңү яулаган 6 «В» сыйныфы укучылар педагогик сыйныфы булып санала. Сыйныф җитәкчесе Гөлнар ханым Хәйруллина сүзләренчә, укучылар белемдә дә, укудан тыш булган чараларда да актив. Педагогик сыйныф булгач, башлангыч сыйныф укучыларына да һәряклап ярдәм итәләр, хәтта үзләре укыталар да.

«Быел «Сабантуй»га язылдык. Ай саен укыдык. Әти-әниләргә, әйдәгез татарча журналга сыйныф белән язылыйк дигән тәкъдим белән чыккач, бер дә каршы килмәделәр. Рәхмәт аларга! Әдәбият, татар теле дәресләрендә укып, дәресләрдән тыш чараларда «Сабантуй» белән таныша башладык. Бәйгедә җиңүебез безнең өчен көтелмәгән шатлык булды. Укучылар да куандылар. Яңа елга истәлекле җиңү. Редакциягә укучыларны куандырганы өчен бик зур рәхмәт!» — ди сыйныф җитәкчесе.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев