Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач мәктәбенең 2 сыйныф укучылары республика Рәисе белән очрашкан (бик күп фото)

Бу очрашу алар өчен гомерлеккә истә калыр, мөгаен.

Шимбә көнне Балтач урта мәктәбенең 2-а сыйныфы укучылары укытучылары Рәзинә Маратовна һәм Лилия Илшатовна белән Казанга сәяхәткә бардылар.

Иртәнге сәгатьләрдән башланган экскурсияләр вакытында укучылар төрле музейларда да булырга өлгерделәр, “Әкият” курчак театрында спектакльне тамаша кылдылар, үзләренең күңелләрендә булган мең дә бер сорауларына җаваплар да таптылар, әле бик озакка җитәрлек хис-кичерешләргә дә баеп кайттылар.

Бу көнне көтелмәгән очрашу да насыйп була аларга – республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу. Әлбәттә, читтән генә күрсәләр дә алар өчен Рөстәм Нургалиевичны якыннан күрү зур шатлык була. Шушындый кабатланмас очрашу оештырган Рәзинә Маратовнага, Лилия Илшатовнага зур рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу