Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Балтач малае-2024», «Балтач кызчыгы-2024» бәйгесе узды (фото)

Гаилә елына багышланган әлеге бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның гаиләләре чыгыш ясады.

Балтач бистәсенең 5нче номерлы балалар бакчасында зур бәйге — «Балтач малае — 2024», «Балтач кызчыгы — 2024» бәйгесе узды.

Гаилә елына багышланган әлеге бәйгедә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның гаиләләре чыгыш ясады.

Бәйгедә катнашкан гаиләләр Татарстанда яшәүче төрле халыкларның мирасы, гореф-гадәтләре белән таныштырып, матур йолалар тәкъдим иттеләр: «Орчык өмәсе», «Солдатка озату», «Талбишек үрү», «Май канаты ясау», «Шәҗәрәләр өйрәнү», «Боз китүне карау», «Ипи пешерү», «Утын өю», «Чабата үрү», удмурт халкының «Кунак каршы алу», рус халкының «Кыз баланың чәчен үрү». Бәйгедә балалар үзләре, әти-әниләр, хәтта әби-бабайлар да бик актив катнашып, һәрьяклап һөнәрләрен күрсәттеләр. Искиткеч матур булды бәйге!

5нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменнән Фатыйхова Зифа әлеге бәйгедә Гран-при иясе булды. Котлыйбыз!

Шәһәр балалар бакчалары арасында  Нәфисә Сафиуллина ( бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасы), Әмир Сафин (бистәнең 1нче номерлы балалар бакчасы) - беренче, Зифа Фролова (бистәнең 1нче номерлы балалар бакчасы), Раян Төхвәтуллин (бистәнең 5нче номерлы балалар бакчасы) - икенче, Зәлинә Закирова (бистәнең 3нче номерлы балалар бакчасы), Азамат Хәлилов (бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасы) өченче урын яуладылар.

Авыл балалар бакчалары арасында Әмирә Газизова (Норма), Инзил Закиров (Сосна) - беренче, Ясминә Фазылҗанова (Карадуган), Ангелина Демеева (Чепья), Рияз Ильясов (Кариле) - икенче, Милана Григорьева (Кече Лызи), Әмин Хәкимов (Бөрбаш) өченче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Балтач малае — 2024», «Балтач кызчыгы — 2024»