Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балтач сабыйлары - «Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар конкурсы финалистлары

Котлыйбыз!

«Күңелем сәйләннәре» төбәкара онлайн шигырь укучылар конкурсының җиңүчеләре билгеле булды. 

Казан шәһәре Киров районының «Билингваль катнаш төрдәге 7 нче номерлы балалар бакчасы» мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең актлар залында «Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенең финалистларын бүләкләү тантанасы үтте.

«Соло» номинациясендә Карадуган балалар бакчасыннан Мәрданова Зәринә Рәмзил кызы I дәрәҗә лауреат дипломы (3-4 яшь), Кариле балалар бакчасыннан Шәмсетдинова Лилия Илмир кызы һәм Балтач 2нче номерлы балалар бакчасыннан Хәбибрахманова Әмирә Ранил кызы I дәрәҗә лауреат дипломы (5-6 яшь) белән бүләкләнде.

Балтач 2нче номерлы балалар бакчасыннан Рамазанов Рәсүл II дәрәҗә лауреат дипломына (5-6 яшь) лаек булды.

Шеңшеңәр төп гомуми белем мәктәбеннән Гыйльметдинова Мәдинә Фәриз кызы һәм Балтач 5 нче балалар бакчасыннан Руслан Ахмадалиев III дәрәҗә лауреат дипломы (5-6 яшь) белән бүләкләнде.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев